ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россельхознадзор азык-төлекнең легаль булмаган әйләнеше күләмен әйтте

27 июнь 2019, 16:01 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Россельхознадзор азык-төлекнең легаль булмаган әйләнеше күләмен әйтте Николай Власов “Меркурий” системасының легаль булмаган әйләнешкә чик куячагын әйтте.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Эксперт бәяләмәләре буенча, Россиядә азык-төлек продукциясенең легаль булмаган әйләнеше елына 1 трлн сумнан арта. Россельхознадзор федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Николай Власов Казанда Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең коллегия утырышында шулай дип әйтте.

“Мондый әйләнештә табыш күләмен күз алдыгызга китерәсезме – без менә шуны җиңмәкче булабыз”, - диде ул. Власов бу нисбәттән, продукция җитештерү, аны сатуга чыгаруга кадәр контрольдә тоту өчен, “Меркурий” электрон ветеринария белешмәләре системасының әһәмиятен билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, легаль булмаган продукция әйләнешеннән табышны исәпкә алганда, бу системага каршы булган ведомстволар, субъектлар бихисап булуы аңлашыла. Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт кайбер продукциянең мәгънәсез логистик юлы турында әйтте. Аның сүзләренчә, кайчак бер үк итнең, әйтик, Мәскәүдән башка шәһәргә, аннары башка төрле эшкәртелеп, кире Мәскәүгә кайту очраклары була.

Россельхознадзор җитәкчелеге “Меркурий” системасының экспортка чыгарыла торган продукциянең куркынычсызлыгын тәэмин итүен билгеләп үтте.

Татарстанда “Меркурий” системасына 12487 кулланучы керә ала. Шул исәптән, 7620 юридик зат, 4680 шәхси эшмәкәр, 187 физик зат. Терлекчелек продукциясен эшкәртү буенча 196 предприятие исәпләнә. 62се – сөт, 105 – ит, 29ы балык эшкәртү буенча махсуслашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10