ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Дәүләт Советы һәм Оренбург Закон чыгару Җыены килешү имзалады

27 июнь 2019, 16:08 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советы һәм Оренбург Закон чыгару Җыены килешү имзалады Документка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыены башлыгы Сергей Грачев кул куйды.

(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыелышы беренче тапкыр хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Килешүгә Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында кул куелды. Документка имзаларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыены башлыгы Сергей Грачев куйды.

Утырышта килешү төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын алга этәрү, РФ Федераль Җыены белән хезмәттәшлекне көчәйтү буенча парламентара элемтәләрне активлаштырырга тиешлеге турында әйтелде.

Ике як та канун чыгару эшчәнлеген камилләштерү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өлешендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак, уртак конференцияләр, семинарлар, парламентара консультацияләр үткәрәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10