ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия җыелма командасы вакытыннан алда Европа уеннарының медаль зачетын отты

30 июнь 2019, 16:14

Икенче булып баручы белоруслар россиялеләрне куып тота алмаячак.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы Минскида уза торган Европа уеннарында медаль зачеты җиңүчесе булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ярышларда 200 комплект медаль уйнатыла. Хәзерге вакытта Россия спортчылары активында 39 алтын, 19 көмеш һәм 35 бронза медаль бар. Россиялеләрне Белоруссия командасы (22-14-25) куып җитә алмаячак.

Соңгы медаль көнендә Европа уеннарында 36 комплект медаль уйнатылачак. Белоруссия спортчылары 19 алтын медальгә исәп тота ала иде. Әмма каратэчылар Ирина Шарыхина (55 килограммга кадәр авырлык категориясе), Илья Булатов (60 килограммга кадәр) һәм велоузышчы Артем Зайцев үз дисциплиналары финалларына квалифицияләнә алмады. Шул рәвешле Белоруссия командасы Россия җыелма командасын гомумкоманда зачетында куып тоту мөмкинлеген югалтты.

2015 елда Бакуда узган беренче Европа уеннарында Россия спортчылары шулай ук беренче урынны алды. Алар анда 79 алтын, 40 көмеш һәм 45 бронза медаль яулады. Барлыгы 253 комплект уйнатылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10