ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Италиядә узачак Универсиадада Татарстаннан 18 спортчы катнаша

1 июль 2019, 17:17

Россия төбәкләре арасында Татарстан делегациясе иң күп сандагыларның берсе булды, диде Татарстан Спорт министрлыгы башлыгы.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 2019 елда Италиядә XXX Бөтендөнья җәйге универсиадада Татарстаннан 18 спортчы катнашачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылар тугыз спорт төрендә чыгыш ясаячак. Суга сикерүдә Александр Белевцев һәм Карина Шкляр көч сынашачак, тхэквондистлар ярышларында Рафаэль Камалов һәм Булат Габделбәров республика данын яклаячак.

Баскетбол буенча хатын-кызлар милли командасы составында Полина Новикова һәм Елизавета Зайцева чыгыш ясаячак. Су полосы буенча Россия җыелмасында Игорь Чирков һәм Эмиль Зиннуров уйнаячак.

Өстәл теннисы ярышларында Сәгъди Исмаилов, ир-атлар теннис турнирында Тимур Кыямов катнаша. Волейбол буенча ир-атлар милли командасы составында Андрей Сумрачевский һәм Алексей Кононов, стендка ату буенча ярышларда Регина Шакирова һәм Сергей Демин көч сынашачак.

Суда йөзү буенча ярышларда Эрнест Мәгъсүмов, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько һәм Егор Куимов катнаша.

  • 3 июльдән 14 июльгә кадәр Неаполь шәһәрендә (Италия) 2019 елгы XXX Бөтендөнья Җәйге универсиада узачак. Ярышлар 2 июльдә башлана. Уеннарда дөньяның 170 иленнән 8 мең спортчы катнашачак. 18 спорт төрендә 222 комплект бүләк уйнатылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10