ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлкинең яшь каратистлары Идел буе округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады

1 июль 2019, 22:00 , Фото: Әлки хәбәрләре

Әлкинең яшь каратистлары Идел буе округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады Алмаз Шәйхетдинов үз категориясендә икенче урынны алды.

(Әлки, 1 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). 14-19 яшьлек яшүсмерләр арасында киокусинск буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә әлкилеләр уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар Чаллы шәһәрендә узды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Андрей Зиньков шәкертләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алмаз Шәйхетдинов үз категориясендә икенче урынны алды. Никита Карманаев һәм Камил Вафин өченче урынга чыкты. Шулай итеп, малайлар беренче өлкән разряд нормативларын үтәделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10