ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда йөзү буенча Европа беренчелегендә 500 спортчы катнашачак

3 июль 2019, 20:19

Ярышлар Су спорт төрләре сараенда биш көн дәвамында узачак.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның Су спорт төрләре сарае беренче тапкыр яшүсмерләр арасында йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итә. Анда 42 илдән 523 спортчы иң яхшы исеме өчен көрәшәчәк.

Медаль өчен көрәш талантлы йөзүчеләр арасында түбәндәге яшь категорияләрендә узачак: 15 яшьтән 18 яшькәчә егетләр һәм 14 яшьтән 17 яшькәчә кызлар.

Чараны ачу тантанасында барлык катнашучыларга Татарстан спорт министры Владимир Леонов мөрәҗәгать итте. «Безнең өчен мондый чараларны үткәрү — зур дәрәҗә. Казан илебезнең иң матур шәһәрләренең берсе, шулай ук аны су башкаласы дип атыйлар. Яшь спортчылар, яшь йөзүчеләр безнең шәһәрдә җыелды, һәм без бу егетләр киләчәгебез булуын аңлыйбыз. Барлык спортчыларга уңышлар телим».

Европа беренчелегендә катнашкан барлык яшьләр дә Токиода Олимпия уеннары-2020 ярышларында катнашу өчен үз командаларының потенциаль әгъзалары булып тора.

Ярышлар Казанда биш көн дәвамында 50 метрлы бассейнда узачак. Ирекле стиль, аркада, брасс, баттерфляй һәм комплекслы йөзү, шулай ук ирекле стиль белән эстафета һәм катнаш йөзү буенча шәхси дистанцияләрдә ярышлар каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10