ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ильяс Зиннуров грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә өченче урын алды

4 июль 2019, 10:31 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Ильяс Зиннуров грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә өченче урын алды Әлмәт Олимпия резервы мәктәбе укучысы Ильяс Зиннуров 14-15 яшьлек егетләр арасында чыгыш ясады.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Ильяс Зиннуров грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә "бронза" медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 июньнән 1 июльгә кадәр Польшаның Краков шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Европа беренчелеге узды. Татарстан Республикасын турнирда Россия җыелма командасы составында Ильяс Зиннуров һәм Наталья Храменкова тәкъдим итте.

Ильяс Зиннуров 14-15 яшьлек егетләр арасында чыгыш ясады. Спортчы Әлмәт шәһәрендә Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (тренер – Даниил Корнилов). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10