ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Үзбәк спорты легендасы, баскетболчы, милләте буенча татар Равилә Сәлимова вафат

5 июль 2019, 14:44

Равилә Сәлимованың исеме Татар энциклопедия сүзлегенә кертелгән.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 3 июльдә 77 яшендә үзбәк спорты легендаларыннан берсе, атказанган спорт остасы, баскетболчы, милләте буенча татар Равилә Сәлимова вафат булган. Бу хакта Podrobno.uz яңалыклар агентлыгы хәбәр итә.

  • Равилә Сәлимова 1941 елның 8 августында Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсендә туган. Советлар Союзы җыелма командасы составында ике тапкыр – дөнья, дүрт мәртәбә Европа чемпионы булган. Бөтендөнья Универсиадасында ике тапкыр алтын медаль яулаган.
  • Равилә Сәлимованың исеме Татар энциклопедия сүзлегенә кертелгән.

СССРның гына түгел, дөньяның мәшһүр командаларыннан күпләгән чакырулар алса да, ул «Мехнат» (Ташкент) һәм СКИФ клубларына тугры калган. Профессиональ спортта карьерасын төгәлләгәннән соң, Равилә Сәлимова үз осталыгын Үзбәкстанның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә тапшырган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10