ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада ике балалар бакчасы һәм мәктәп төзелә

6 июль 2019, 05:00

Түбән Камада ике балалар бакчасы һәм мәктәп төзелә Учреждениеләрдә 4-6 яшьлек балаларның сөйләмендә кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерелгән дүрт логопедия төркеме ачылачак.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җитәкчелегендәге эшче төркем Түбән Камада төзелеп килүче мәгариф объектлары - ике балалар бакчасы һәм мәктәптә эш барышы белән танышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлегә диварлары төзелгән беренче объект - "Елмаю" дип аталучы балалар бакчасы. Ул 49 нчы микрорайонда урнашкан һәм сентябрьдә 260 баланы кабул итәргә тиеш. Балаларны туплау эше электрон чират буенча алып барыла. Биредә ясле төркеменә - өч яшькә кадәрге сабыйларга 120 урын бүлеп бирелгән.

 "Ике яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дә ясле урыннары булдыру өчен төзелә, - ди мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова. - Балалар бакчалары яңа микрорайоннарда булуына без бик шат, балалы яшь гаиләләр нәкъ менә биредә яши".

"Күчтәнәч" дип аталучы икенче балалар бакчасы 35 нче микрорайонда төзелә. Учреждениеләрдә 4-6 яшьлек балаларның сөйләмендә кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерелгән дүрт логопедия төркеме ачылачак. 

 Балалар үсеше үзәге статусы әлеге учреждениеләрдә төп шөгыльләрдән тыш, сабыйларга инглиз теле, география һ.б. фәннәр буенча да өстәмә белем бирүдә нигез булып тора. Идарә җитәкчесе кадрлар туплауга аерым таләпләр куелуын, бүгенге көнгә педагогик коллективларның тупланып бетүен җиткерде.

Ясле төркемнәре булган балалар бакчалары төзү - "Демография " милли проектының төп юнәлешләреннән берсе. Проект 1 гыйнвардан гамәлгә кертелде һәм биш ел дәвам итәчәк.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10