ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мордовиядәге татар авылы юбилеен бәйрәм итә

6 июль 2019, 14:00

Бүген авылда 1000гә якын милләтәшебез гомер итә.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Мордовиядәге иң зур авылларның берсе Аксеново авылы үзенең 350 еллыгын бәйрәм итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бүген авылда 1000гә якын милләтәшебез гомер итә. Авылда өч мәчет, алар каршында мәдрәсәләр эшләп килә.

Милли рухта әзерләнгән авыл юбилеена башка җирләрдә гомер итүче авылдашлары да кайткан, дәрәҗәле кунаклар килгән. 

«Юбилей кичәсендә иң зур бүләк Мордовия Республика башлыгы В.Д.Волковның Аксеново авылында киләсе елда 165 балага исәпләнгән урта мәктәп төзү турында карарын игьлан ителүе булды», - диелә хәбәрдә.

Мордовиядәге татар авылы юбилеена Татарстанның Кайбыч районыннан да А.Рәхмәтуллин җитәкчелегендә зур делегация катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10