ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә машина бирделәр

7 июль 2019, 15:50 , Фото: tatar-congress.org

Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә машина бирделәр Беренче Көньяк Сабан туенда көрәштә 24 спортчы көч сынашкан һәм Махачкала көрәшчесе Хәйбула Магомедов җиңгән.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Дагыстандагы Сабан туеның абсолют батыры Махачкала көрәшчесе Хәйбула Магомедовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк итеп машина бирделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Президент бүләген абсолют батырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте җитәкчесе Артём Здунов тапшырган.

Беренче Көньяк Сабан туе милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган. Дагыстан Сабан туенда көрәштә 24 кеше көч сынашкан. Алар барысы да Дагыстаннан булган. Иң зур авырлык категориясе — 85 кг.

Үз категориясендә җиңү яулаганнарга суыткыч бүләк иткәннәр. Абсолют батыр тәкә һәм машина алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10