ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мордовиядәге татар авылы 350 еллык юбилеен бәйрәм итә

8 июль 2019, 08:15 , Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Мордовиядәге татар авылы 350 еллык юбилеен бәйрәм итә Авылда өч мәчет, алар каршында мәдрәсәләр эшләп килә, киләсе елда 165 балага исәпләнгән урта мәктәп төзеләчәк.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Мордовиядәге иң зур һәм иң перспективалы авылларның берсе Аксеново авылы үзенең 350 еллыгын бәйрәм итә. Бүген авылда меңгә якын татар кешесе яши. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авылда өч мәчет, алар каршында мәдрәсәләр эшләп килә. Узган гасырның туксанынчы елларда колхозлар таркалган бер чорда шушы авыл егете Рафек Феткуллов авылны бөтенләй таркатмас өчен «Юлдаш» дигән КФХ оештыра. Бүген анда йөзгә якын кешегә эш урыны булдырылган. Авылның юбилей бәйрәмен төп оештыручысы да әлеге хуҗалык.

Юбилей кичәсендә Мордовия Республика башлыгы В.Д.Волков Аксеново авылында киләсе елда 165 балага исәпләнгән урта мәктәп төзү турында карарын игьлан иткән. Соңгы елда авылда балалар туу ел саен арта бара икән.

"Милли рухта әзерләнгән авыл юбилеена башка җирләрдә гомер итүче авылдашлары кайткан, дәрәҗәле кунаклар килгән", дип яза Рәмис Сафин.

Бәйрәм сәхнәсеннән Рафек Феткулловка Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ренат Закиров Татарстан Президенты Рәхмәтен җиткергән. Шулай ук, милли тормышка үзләренең зур өлешләрен керткән милләттәшләребезгә БТКның медален һәм Рәхмәт хатларын тапшырган.

Мордовиядәге татар авылы юбилеена Татарстанның Кайбыч районыннан да А.Рәхмәтуллин җитәкчелегендә зур делегация катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10