ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанның "Гаилә" мәчетендә кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләре тәмамланды

9 июль 2019, 14:05 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанның "Кызларга кадәр ир-балалар сменасы да булды", - дип хәбәр итә мәчетнең матбугат хезмәте.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Казанның "Гаилә" мәчетендә кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләре тәмамланды, моңа кадәр шундый ял сменасы ир-егетләр өчен оештырылган иде. Бу хакта мәчетнең Вконтакте челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә. 

"Кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләрен тәмамладык. Кемнең шушы эшкә өлеше өлеше керде - Раббыбыз разый булсын. Шушы балаларның әти-әниләренә рәхмәт. Балаларыгызны кечкенәдән мәчет белән таныштыруыгыз өчен. Һәм җылы сүзләрегез өчен.
Кызларга кадәр ир-балалар сменасы да булды бит. Бер ай мәчет балалар белән тулып торды", - диелә әлеге хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10