ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Үзбәкстан Татарстанда күпләп сату-тарату үзәге төзүне инвестицияләргә әзер

9 июль 2019, 19:06 , Фото: agro.tatarstan.ru

Үзбәкстан Татарстанда күпләп сату-тарату үзәге төзүне инвестицияләргә әзер Игенчеләр сараенда Татарстан һәм Үзбәкстанның Бохара өлкәсе белән агросәнәгать тармагындагы хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Үзбәкстандагы партнерлар Татарстанда күпләп сату-тарату үзәге төзүне инвестицияләргә әзер. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода әйтүләренчә, Казанның Игенчеләр сараенда Татарстан Премьер-министры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Бохара өлкәсе хакиме урынбасары Санъатилло Хикмәтов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе делегациясе белән очрашкан.

“Соңгы 15 елда без модернизацияләүнең шактый зур юлын уздык, әмма республикада әле үсеш потенциалы бар. Без инвестицияләр җәлеп итү өчен ачык”, - диде Марат Әхмәтов кунакларны сәламләп.

Очрашуда ике республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендәге перспективлары, Татарстан һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнешен арттыру турында фикер алыштылар. 2018 ел йомгаклары буенча республикалар арасында товар әйләнеше 146 миллионга арткан.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Үзбәкстан республика белән товар әйләнешен арттыруны максат итә һәм сөт ризыклары, шәраб һәм тавык продукцияләрен җитештерү буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10