ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

“Татнефть” һәм “КазМунайГаз” компанияләре арасында меморандум төзелде

10 июль 2019, 14:49 , Фото: tatarstan.ru

“Татнефть” һәм “КазМунайГаз” компанияләре арасында меморандум төзелде “КазМунайГаз” милли компаниясе Казахстанда табылган нефть күләменең дүрттән берен тәэмин итә.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында “Татнефть” һәм Казахстанның “КазМунайГаз” милли компаниясе арасында килешү төзелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с делегацией АО "НК «КазМунайГаз"

Документны “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов һәм “КазМунайГаз” идарәсе рәисе Алик Айдарбаев имзалады. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстанның “Самрук-Казына” милли байлык фонды” оешмасы рәисе Ахметжан Есимов катнашты.

Меморандум “геологик өйрәнү анализы һәм геологик разведка эшләрен бергәләп башкару; нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм газ химиясе проектларын тормышка ашыруда консультация һәм техник ярдәм күрсәтү; нефть табу һәм чыганакларны эшләү өлкәсендә уртак фәнни һәм проект эшләрен оештыру; һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне” күздә тота.

Встреча с делегацией АО "НК «КазМунайГаз"

Моннан тыш очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Ахметжан Есимов нефть-газ һәм югары технологияләр тармагында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10