ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Мөселман яшьләре форумында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы дәрес бирәчәк

10 июль 2019, 16:09 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Мөселман яшьләре форумында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы дәрес бирәчәк Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим VIII Мөселман яшьләре форумының остазы булачак.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы җирлегендә узачак VIII Мөселман яшьләре форумының остазы булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

“Форумда Дамаскада шәйх Әхмәд Кифтар университеты мөгаллиме, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче, ислам хокукы нигезләре буенча магистр Габдрәхим шәйх Ләкрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи дәрес бирәчәкләр. Алар – форумның остазлары”, - диде Айгөл Биктимирова.

  • Мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форум Болгарда Ак мәчеттә җомга намазы уку белән башланачак та, төгәлләнәчәк тә.
  • Белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, интеллектуаль һәм спорт уеннары көтә. Форумда катнашучылар иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак, Коръән белән якыннан танышачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10