ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Рамил Гарифуллинның китабы Державин исемендәге премиягә тәкъдим ителде

10 июль 2019, 18:16

Татарстан китап нәшрияты башлыгы бәяләвенчә, хикәяләр китабы гади укучылар арасында да, профессионаллар арасында да популяр.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты танылган психолог һәм публицист Рамил Гарифуллинның «Казан-ностальжи» хикәяләре китабын Г.Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим итте.

«Казан-ностальжи» җыентыгы үзенең эчтәлеге, сыйфаты һәм язу таланты буенча Г.Р.Державин исемендәге республика премиясенә лаек», – дип ышана Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов.

Китапка кергән хикәяләр интернет-аудитория арасында популяр булуын раслаган. Алар берничә ел дәвамында Facebook социаль челтәрендә «Казан-ностальжи» берләшмәсе битендә басылган.

«Интернет-укучылар арасында башлангыч уңыш әлеге китапны Татар китап нәшриятында бастыру өчен нигез булып тора. Моннан тыш, безнең бәяләүләр буенча нәшер ителгән китап та уңышка ия. Рамил Гарифуллин 25 ел дәвамында республикабызның әйдәп баручы публицистларының берсе булып тора. Әлеге китап - аның әдәби иҗатының бер өлеше генә", - диде Ленар Шәехов.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе китап укучылар тарафыннан уңай бәя алып кына калмыйча, һөнәри берләшмә тарафыннан да уңай бәяләнде, дип өстәде. Әдәби тәнкыйтьче, сәнгать белеме кандидаты Галина Зәйнуллина «Казан-ностальжи» җыентыгының яңа китаплар арасында аерым урын алып торуын әйткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10