ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Татарстанда 681 миллион сумга унбиш ресурс үзәге ремонтланачак

10 июль 2019, 20:02 , Фото: архив/Егор Никитин, Султан Исхаков

Татарстанда 681 миллион сумга унбиш ресурс үзәге ремонтланачак Хәзерге вакытта 15 ресурс үзәгенең ундүртендә ремонт эшләре бара.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Александр Давыдова). Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында республикада гамәлдә булган ресурс үзәкләренә ремонт ясалачак. Бу максатларга бюджеттан 681,3 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде.

«Мәгариф сериясендә ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау каралган. Финанслау күләме - 681 млн сумнан артык», - дип хәбәр итте спикер.

Ул шулай ук республикада барлыгы 15 ресурс үзәген ремонтлау планлаштырыла, дип өстәде. Хәзерге вакытта 14 объектта ремонт эшләре бара. Идарә башлыгы бәяләвенчә, әлеге үзәкләрдә капиталь ремонт 30 процентка үтәлгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10