ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

«Йолдызлык» фестивален оештыручылар ЮНЕСКОның истәлекле медаленә лаек булды

10 июль 2019, 20:24 , Фото: пресс-служба фестиваля "Созвездие-Йолдызлык"

«Йолдызлык» фестивален оештыручылар ЮНЕСКОның истәлекле медаленә лаек булды Бүләкләр Россия тышкы эшләр министры һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе башлыгы Сергей Лавров кушуы буенча тапшырылды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга Россия тышкы эшләр министры һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе башлыгы Сергей Лавров кушуы буенча ЮНЕСКОның истәлекле медальләрен тапшырдылар. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мондый истәлекле медальләр ЮНЕСКО кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен тапшырыла», - дип аңлатты «Созвездие-Йолдызлык» матбугат хезмәтендә. Бүләкләр Севастопольдә тапшырылды. Анда кичә фестивальнең традицион җәйге иҗади сменасы ачылды. Концерт Балаклава хәрби-тарихи музееның тоннельләрендә узды.

«Созвездие-Йолдызлык» - Россиядә беренче фестиваль хәрәкәте, ул 2016 елдан ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе химаясында эшли. Фестивальнең җәйге сменасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанның сәләтле балалары өчен оештырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10