ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад, Спорт

Татарстан Хөкүмәте Бөтенроссия ярышлары призерларына стипендияләрне арттырган

10 июль 2019, 20:19

Республиканың уңышка ирешкән спортчыларына түләүләр 17 процентка арткан.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың әйдәп баручы спортчыларына ирешкән уңышлары өчен айлык стипендияләр күләмен арттыру турында карар кабул ителде. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы – республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин имзалады.

ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 февралендәге шул хактагы карарына үзгәрешләр кертелде. «<...> Татарстанның әйдәп баручы спортчыларына югары спорт казанышлары өчен айлык стипендияләр күләмен яңа редакциядә бәян итәргә», – диелгән документ текстында.

Алдагы түләүләр белән аерма 17 процент чамасы тәшкил итәчәк. Элегрәк Россия үсмерләр беренчелегендә һәм яшүсмерләр спартакиадаларында беренче, икенче яки өченче урын өчен түләүләр 10 мең, 7,5 мең һәм 5 мең сум тәшкил иткән булса, хәзер алар 12 мең, 9 мең һәм 6 мең сумга кадәр үсәчәк.

Илнең үсмерләр беренчелекләре һәм укучылар спартакиадасы призерларына хәзер беренче урын өчен 6 мең сум, икенче урынга 4, 4 мең сум һәм өченче урын өчен 3 мең сум акча түләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10