ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Азнакайда галимнәр бай мәдәни мирас туплаган

11 июль 2019, 00:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда галимнәр бай мәдәни мирас туплаган Алар барлыгы 25 авылда булганнар, киләсе елда экспедиция районның башка авылларында эшен дәвам итәчәк.

(Азнакай, 11 июль, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакайда ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре Азнакай авылларында борынгыдан алып бүгенге көнгәчә сакланган фольклор, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район үзәк китапханәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе уранбасары Дамир Гыйләҗев катнашында алар белән түгәрәк өстәл узды. Галимнәр районда башкарган эшләре белән таныштырдылар һәм бай материал туплауларын белдерделәр, кунакчыл Азнакай халкына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алар барлыгы 25 авылда булганнар, киләсе елда экспедиция районның башка авылларында эшен дәвам итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10