ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр «Урал йолдызы» форумы узачак

11 июль 2019, 11:11

Форумда 18-30 яшьтәге татар кызлары һәм егетләре катнаша ала.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 19-22 август көннәрендә Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр «Урал йолдызы» татар яшьләре форумы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда 18-30 яшьтәге татар кызлары һәм егетләре катнаша ала. Алар өчен лекцияләр, мастер-класслар, кичәләр уздыру каралаган.

«Үзеңне татар дип санасаң, татарча аңласаң, дуслар, яисә сөйгән яр табарга теләсәң, бу чара синең өчен», — ди чараны оештыручылар.

Форум Первоуральскта узачак. Форумга теркәлү 12 августка кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10