ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Галимова: Немец белгечләре җәен чүп яндыру заводына бәйсез экспертиза үткәрәчәк

11 июль 2019, 15:34 , Фото: архив

Галимова: Немец белгечләре җәен чүп яндыру заводына бәйсез экспертиза үткәрәчәк Якын арада Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры экспертиза үткәрүгә килешү төзү өчен белгечләр белән очрашырга ниятли.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Германия экспертлары быелгы җәйдә Осиново бистәсендә төзеләчәк чүп яндыру заводы проектына бәйсез халыкара экологик экспертиза үткәрер дип көтелә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бәйсез халыкара экологик экспертизага килгәндә, якын арада Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры экспертлар белән очрашырга ниятли. Миңа билгеле булганча, биредә экспертиза үткәрәчәк Германия белгечләре хакында сүз бара. Экспертиза быелгы җәйдә узарга тиеш. Әлеге экспертизаны үткәрү өчен алар белән тәүге килешүләр төзеләчәк», - дип ачыклык кертте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда чүп яндыру заводын төзү проекты бары тик дәүләт экология экспертизасы нәтиҗәләрен алганнан соң гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Моңа кадәр Татарстанда чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклары хакында билгеле булган иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Петербург халыкара икътисади форумы барышында «РТ-Инвест» генераль директоры Андрей Шипелов хәбәр итте.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10