ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Татарстанда беренче җил паркы 2022 елда төзелергә мөмкин

11 июль 2019, 15:24 , Фото: pixabay.com

Татарстанда беренче җил паркы 2022 елда төзелергә мөмкин Татарстанда җил паркы төзүгә Fortum фин компаниясе һәм Enel итальян компаниясе дәгъва кыла.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанда беренче җил паркы 2022 елда төзеләчәк. Мондый фаразларны “Татар-информ”га Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әйттеләр.

Ведомствода әйтүләренчә, Россиядә җил парклары төзү проектларында катнашу хокукын “ФРВ Ветропарки” компаниясе алган.

“Татарстан Республикасында да 100 МВт күләмле җил паркы төзеләчәк. Җил паркларын кулланышка тапшыру 2022 елга планлаштырыла”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Җил энергетикасын үстерү фонды – “Фортум” гаммәви ачык җәмгыяте (Fortum фин компаниясе) һәм “РОСНАНО” акционерлык җәмгыятенең уртак оешмасы. Моннан тыш, проектның төп инвесторлары арасында Enel итальян компаниясе дә исәпләнә.

Казан дәүләт энергетика университеты республиканың Спас, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында җил тизлеген үлчәү кампаниясен төгәлли. Җил тизлеген үлчәү тулысынча тәмамланганнан соң, белгечләр бу мәйданчыкларның энергетик потенциалы турында исәп-хисап әзерләячәк. Аларны карарларны карау һәм кабул итү өчен потенциаль инвесторларга җибәрәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10