ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында Балыкчылар бәйрәме үткәрделәр

11 июль 2019, 22:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында Балыкчылар бәйрәме үткәрделәр Бүләккә балыкчыларга кирәкле җиһазлар алынган иде.

(Әтнә, 11 июль, “Татар-информ, "Әтнә таңы”). Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры коллективы, "Мәңгәр” хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Алмаз Шәрипов балыкчыларны авыл күленә җыеп бәйрәм ясады. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Олы Мәңгәр авылының “Айдар күле” 2012 елда хуҗалык тарафыннан зурайтып, тирәнәйтеп эшләнде. Балыкчылар үзләре, кая барсалар, шуннан тотып кайтып, әлеге күлгә җибәреп балык үрчетәләр. Балаларга балык тотар өчен әзерлибез бу күлне, күлдә чуртан да, алабуга да, корбан балыгы да бар, диләр.

Бәйрәмдә “Мәңгәр” җитәкчеләре Айдар Шәрипов белән Тәлгать Мостафинның, авыл җирлеге башлыгының катнашуын балыкчылар үзләрен хөрмәт итү дип бәяләде.

Бәйрәмгә район балыкчыларыннан тыш республикабыз башкаласыннан кайткан балыкчылар да бар иде.

Балыкчылар үз эшләре белән шөгыльләнгәндә, Олы Мәңгәр халык театры ике самавырда чәй кайнатты, коймак, шашлык, уха пешерде.

Ә бәйрәм балыкчыларны бүләкләү белән тәмамланды. Бүләккә балыкчыларга кирәкле җиһазлар алынган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10