ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Павел Сорокин белән нефть чыгаруның трендлары турында фикер алышачак

12 июль 2019, 08:54 , Фото: архив/Михаил Захаров

Миңнеханов Павел Сорокин белән нефть чыгаруның трендлары турында фикер алышачак ТР Президенты Татарстан нефть саммиты панель дискуссиясендә катнашачак.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәткә эш визиты белән барачак, анда Татарстанның традицион Нефть саммитында катнашачак, шулай ук Халыкара Нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән аралашачак. Бу хакта "Татар-информ"га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында "Ягулык-энергетика комплексын үстерү" панель дискуссиясендә катнашырга планлаштыра", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Президенты әңгәмәдәшләре арасында Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм нефть-газ тармагының башка эре экспертлары булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10