ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Эксперт: Татарстан Россиядә циркуляр икътисадны үстерүдә флагман булачак

12 июль 2019, 09:43 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Эксперт: Татарстан Россиядә циркуляр икътисадны үстерүдә флагман булачак Октябрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында Финляндия фонды белән берлектә төзелгән Россиядә беренче Циркуляр икътисад үзәге ачыла.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның Россиядә циркуляр икътисадны үстерүдә флагман булу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Октябрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында ачылачак махсус үзәк моңа ирешүдә ярдәм итәргә тиеш. СИТРА Финляндия инновация фонды баш киңәшчесе Тимо Макела «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бәлки Татарстан киләчәктә әлеге үзәктә бизнесның төрле төрләрен җәлеп итү ярдәмендә эшләнәчәк технологияләрне сату мөмкинлегенә ия булыр. Шунлыктан бу теләсә кайсы төбәк өчен дә бик яхшы», - диде Макела.

Казандагы Циркуляр икътисад үзәге Россиядә беренче шундый учреждение булачак. Фонд әлеге максатлар өчен Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Петрозаводск шәһәрләрен дә караган.

«Эш шунда ки, биредә билгеле бер сәяси ихтыяр көче кирәк. Татарстанда процесс шактый тиз бара. Нәкъ менә Татарстан Президенты шундый үзәк булдыру инициативасы белән чыкты», - диде Макела.

  • Быелның июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида Халыкара циркуляр икътисад форумы (World Circular Economy Forum) кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә белән танышты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10