ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Аең-кояшың уртак булсын, ирең уртак булмасын - "Шәһри Казан"

12 июль 2019, 10:28

Казахстанда күпхатынлылыкны законлаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффарова). Казахстанда күпхатынлылыкны законлаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар, ди. Ике-өч хатын белән яшәүчеләр бар, ләкин рәсми рәвештә теркәлмәгән гаиләдә туган балаларның да, хатыннарның да бернинди юридик хокуклары юк. Алар уртак милеккә дә дәгъва кыла алмыйлар. Менә шул нисбәттән, күпхатынлылыкны законлаштырырга җыеналар да. Бездә дә бу турыда берара нык шаулап алганнар иде. Депутат Владимир Жириновский әлеге сорауны хәтта Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә җыенды.

Күпхатынлылык электән килгән анысы, Африка, Гарәп илләре мөселманнары өчен бу гадәти хәл булган. Тарихтан билгеле булганча, Нигериядә яшәгән Мөхәммәд Белло Масабаның үз гомерендә 130 хатыны, 200дән артык баласы булган, ди әнә. Аның кебек үк булмаса да, татарлар арасында да берничә хатын белән яшәүчеләр бар. Ислам динендә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт ителә бит. Ир-атларның күбесе моңа каршы түгел. Сөяркә тоту өчен бер сылтау дип кабул итүчеләр дә бар. Янәсе, дин буенча рөхсәт ителгән. Димәк, берничә хатын белән яшәргә ярый. Әмма сөяркә белән хатын – икесе ике нәрсә ләбаса. Нәтиҗәдә никахсыз балалар туа. Дин буенча күпхатынлылык бары хатыннар арасында гаделлек, тигезлек булдырган очракта гына рөхсәт ителә. Ир-ат барлык хатыннарын да бер үк дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиеш.

Бер танышым инде икенче ел берәүнең икенче хатыны булып яши. Никах укытканда, иренең беренче хатыны барлыгын белмәгән. Хәзер ире аңа аерым фатир алып тора. Көндәлек акчасын бирә, ашарга китерә. Әлегә балалары юк. Танышым әле студент. Югары белем ала.

– Ничек дип әйтим, яшим, ләкин үземне тулысынча бәхетле дип әйтә алмыйм. Ни дисәң дә, иремә барыбер беренче хатыны якындыр инде, уртак балалары бар, көн саен диярлек аның янында, минем барлыгымны ул хатын белми дә. Минем яныма ирем сирәгрәк килә. Үземне сөяркә кебек хис итәм, ашыкканмын, күрәсең, – ди ул.

Юкка гына борынгылар: «Аең-кояшың уртак булсын, ирең уртак булмасын», – димәгәннәрдер инде.
Сүз уңаеннан, Согуд Гарәбстаны журналисты Надин Әл-Бейдар: «Тигез хокуклылык урнаштыру өчен, хатын-кызларга да берничә иргә кияүгә чыгуны рөхсәт итәргә кирәк», – дигән булган. Күпхатынлылык очрагындагы кебек, хатын-кызларга да ирләрне тигез дәрәҗәдә тәэмин итәргә туры килмәгәе.

Сез күпхатынлылык турында нәрсә уйлыйсыз?

Марсель Шаһидуллин, юрист: 

– Гаилә өйләнешүне рәсмиләштерүдән башлана. Россиядә өйләнү – хатын белән ир арасындагы ирекле рәвештә килешенгән карар, аның нигезендә мәхәббәт, дуслык, хөрмәт ята. Закон нигезендә гаилә кору мөһим. Закон таләпләре Россия гаилә кодексының 14нче маддәсендә күрсәтелгән. Анда язылганча, ЗАГСка гариза тапшырганда, физик затларның өйләнмәгән булуы шарт. Шуңа да, закон нигезендә, күпхатынлылык рөхсәт ителми. Әмма моңа карамастан, кайбер мөселман гаиләләрендә ирләрнең берничә хатыннары бар. Дөрес, мондый гаиләләр күп очракта рәсми теркәлмәгән. Полигамия темасын үзем зур хезмәт дип саныйм. Күпхатынлы гаиләдә ир-ат балалары, хатыннары өчен гомер буе, рухи, матди, физик яктан да җаваплылык тота. Бу һич кенә дә күңел ачу да, модага иярү дә түгел. Шуңа да ир-ат ике-өч хатын белән яшәргә тели икән, ул моның ни дәрәҗәдә катлаулы, җаваплы икәнен аңларга тиеш. Мин үзем күпхатынлылыкка каршы. Яратып өйләнгән хатыныңа гына мәхәббәт булырга тиеш дип саныйм. Риваятьләр буенча аккошлар да үз пары белән генә бәхетле була ала, диләр бит. Аккошларның берсе үлсә, икенчесе гомер буе парсыз яши дигән матур әйтем дә бар. Суда йөзгән ике аккошның муеннары тоташып йөрәк формасын хасил итүе дә матур образ. Бу мәхәббәт символы булып тора.

Нәҗибә Сафина, шагыйрә:

– Үзем икенче хатын да, өченче хатын да булмас идем. Моннан ун еллар элек миңа бер хәзрәт икенче хатыны булырга тәкъдим иткән иде. Хатыны да риза икән. Таң калдым. Мин ир-атны бүлгәләү яклы түгел. Йөрәкне, хисне бүлеп булмый дип саныйм. Бу беренче хатынның да хисләрен рәнҗетә төсле. Минем өчен мәхәббәт бик нәзберек әйбер. Кешедән соң кала торган иң изге нәрсә. Иҗат та, эшләр дә мәхәббәт хакына эшләнә бит. Күпхатынлылыкка кул куя алмыйм.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам хатибы:

– Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә Коръәни китабында әйтә: өйләнегез, ди, икегә, өчкә, дүрткә, ди. Ләкин гадел булмам дип курыксагыз, бергә генә, ди. Төп шарт – гаделлек. Икенче хатынга өйләнергә рөхсәт ул сөяркәне хәләлләштерү булмый, никах укыла икән, димәк, ул синең хатының. Ир аны башка хатыны кебек үк киендерергә, укытырга, ашатырга, өйле итәргә, тәэмин итәргә тиеш. Аның гаиләсе – сезнең гаилә. Аның баласы – сезнең бала. Еш кына миннән егетләр киңәш сорап килә, хәзрәт, икенче хатын алырга булдым, нишлим икән, диләр. Аңлатам: беренчедән, бу хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителмәгән, мондый гаиләне канун ягыннан рәсмиләштереп булмый, димәк, балаларның да, хатыннарның да хокуклары юк.
Икенчедән сорыйм, әби бармы? Димәк, ике була, бакча бармы? Анысы да ике була, ремонт ясыйсыңмы, бу очракта ике мәртәбә күбрәк эшәргә туры киләчәк. Кибеттән ризык аласыңмы, димәк, ике мәртәбә күбрәк алачаксың. Бу безгә ирләргә Аллаһы өстәп биргән вазифа. Берничә хатын белән яшәү кызыга торган рәхәтлек түгел, ул ирләргә авырлык кына. Әйе, бабаларыбыз арасында күпхатынлылык булган. Сугыштан соң хатын-кызлар күп калган. Бер авылга бер ир-ат кына булган авыллар да очраган. Зина кылмасыннар, балалар ятим үсмәсен дип, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте ул күпхатынлылык. Аллага шөкер, бүген илләребез тыныч, статистика буенча, яшьрәк вакытта ирләр белән хатыннар тигез дәрәҗәдә. Олыгайган саен, ялгыз хатыннар саны арта анысы. Тик гаилә корырлык чакта егетләргә кызлар җитәрлек. Ир-атлар хатыннарның дәрәҗәләрен төшермәсеннәр. Аларны сөяркәгә алыштырмасыннар иде.
Икенче хатын белән качып никахлашырга теләүчеләр бар. Әмма берәү дә чит планетага күчеп китмәс. Шуңа да, куркасың, булдыра алмыйсың икән – икенчегә өйләнмә. Икенче хатының бар икән – барлык шартларны да үтә. Булдыра алмыйсыз икән – кызларны бозмагыз, дим егетләргә. Чөнки елап мөрәҗәгать итүче кызлар күп. «Уйламыйча икенче хатын булып чыктым, әти-әни дә, иремнең хатыны да белми, миңа арендага фатир алды, инде ай үтә, аренда өчен дә түләми, үзе дә килми, ризык та китерми, нишлим?» – дип зарланучылар бар. Бу бит оят. Аллаһы рөхсәт иткән күпхатынлылык шартлары үтәлми икән, ир-ат өстендә гөнаһ булып тора. Гадәттә, икенче хатын алу өчен беренче хатынның рөхсәте кирәкми. Ләкин никах алдыннан кыз сорарга баргач, әти-әниләр, булачак килен үзе егеткә шартлар куя ала. Әгәр күпхатынлылыктан куркасыз икән, кияүгә чыкканчы ук, моңа каршы булуыгызны белдерергә киңәш итәр идем. Күп хатынлы гаиләләр бүген дә бар. Әмма тикшергәч шунысы ачыклана, аларның бик азы гына бәхетле яши.
Барлык хатын-кызларны да Аллаһы бер төрле итеп яраткан. Бер хәзрәтнең сүзләре искә төште: хатын -кызлар телефон кебек, экраны, кнопкалары, моделе төрле. Ә максаты бер – хатын булу, бала табу, гаилә учагын саклау. Икенче хатын беренчесеннән яхшырак булыр дип тә уйламагыз, яхшылар – яхшылар өчен, начарлар – начарлар өчен.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10