ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов «Татагролизинг» агрофирмасының «безнең заман героен» бүләкләде

12 июль 2019, 10:44

Лениногорск районы Мичурин авылы терлекчесе Роза Гафиятуллина җитәкчелекне авылда ферманы саклап калырга мәҗбүр иткән.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Лениногорск районының Мичурин авылы терлекчесе Роза Гафиятуллина турында ул авылдагы ферманы саклап калды дип сөйлиләр. Кечкенә хуҗалыкларны берләштерү, үзәкләштерү вакытында Мичурин авылындагы ферманы да ябарга карар кылына. Әмма энергиясе ташып торган һәм эшләргә гаять зур теләге булган, авылдашлары хезмәтен оештыру сәләтенә ия әлеге ханым җитәкчелекне бу идеядән баш тартырга мәҗбүр иткән.

Бүгенге көндә «Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте «Лениногорск» агрофирмасының Мичурин бүлеге фермасында иткә үгезләр симертәләр. Фермадагы җитештерү күрсәткечләре хәйран калдыра – терлекләрнең тәүлеклек артымы 1 килограммга кадәр җитә. Мондый уңышлар, әлбәттә, беренче чиратта, ферма мөдире Роза Гафиятуллина һәм аның кул астында эшләүче коллективның хезмәте нәтиҗәсе.

Күптән түгел Роза апа үзенең юбилеен билгеләп үткән – аңа 70 яшь тулган. Әмма ул әле ял итү турында уйламый да. Үзе җитәкли торган предприятие алдында торган мәсьәләләрне армый-талмый хәл итеп һәм коллективны яңа казанышларга рухландырып, эшләвен дәвам итә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10