ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан туристларына ярдәм итә торган яңа мобиль кушымта тәкъдим ителде

12 июль 2019, 13:27 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан туристларына ярдәм итә торган яңа мобиль кушымта тәкъдим ителде Туристларга виртуаль карта аркылы ташламалар, музей-рестораннар, истәлекле урыннар турында мәгълүмат биреләчәк.

(Казан, 12 июль, "Татар-Информ", Айгөл Шәйхлисламова). Visit Tatarstan бренды (Татарстан Туризм үсеше үзәге) Ак Барс банкы белән берлектә Татарстан Дәүләт комитеты ярдәме белән туристлар һәм республика халкы өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы әзерләгән. Мобиль кушымта тәкъдим итүдә "Татар-Информ" хәбәрчесе катнашты.

Tatarstan Tourist Pass продукты берничә функция башкара: туристлык гиды, банк кушымтасы һәм кушымтаны кулланучыларга кафе, бар, музейларда 15 процентка  кадәр ташламалар бирүче программа булып тора. Әлеге проект Татарстан кунакларына милли кухня булган кафе-рестораннар, истәлекле урыннар эзләргә вакыт әрәм итмәскә мөмкинлек бирә.

Татарстан Туризм үсеше үзәге генераль директоры Дилбәр Садыкова әйтүенчә, Татарстан туристлары 2-7 көн эчендә якынча 24 мең акча сарыф итә. “Хәзерге вакытта кушымта тест режимында эшли, 220 йөкләү бар. Кушымтаны бөтен Татарстан буенча кулланырга мөмкин”, - диде ул.

Ак Барс Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Михаил Марин әлеге кушымтага туристлар ягыннан да, кушымтада кафе-рестораннары, музейлары тәкъдим ителәчәк партнерлар ягыннан да ихтыяҗ булуын әйтте. “Туристларга ташламалар, кызыклы чаралар турында мәгълүмат бирелә, партнерларга туристлар агымы килә. Бу кушымта виртуаль карта, клиентлар базасы булдырырга да мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов мобиль кушымтаны әзерләгәндә Санкт-Петербург тәҗрибәсен өйрәнүләрен әйтте. “Кушымта туристлар өчен бик уңайлы, күпме акча тотарга тели, шулкадәр сала. Чыгымнарын үзе контрольдә тота ала”, - диде ул.

Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасының Россиядә аналогы юк, ул уникаль. Хәзерге вакытта кушымтага Казандагы 20 кафе, ресторан, музейлар кертелгән. Аларның исемлеге тулылана барачак. Кушымтаны IOS, Android платформаларына йөкләргә була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10