ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бүген VIII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар Болгарга юнәлде

12 июль 2019, 15:12 , Фото: dumrt.ru

Бүген VIII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар Болгарга юнәлде Форум үз эшен Диния нәзарәте әзерләгән программа буенча башлап җибәрәчәк. Аның төп темасы булып Коръән һәм аның тәфсире торачак.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Бүген  VIII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар, Галиев мәчете янында җыелып, Болгарга юнәлде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумга Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Кырым республикаларыннан тыш, Россия исламының төп нигез ташын күрергә һәм үз иманын ныгытырга Казахстан һәм Кыргызстан гражданнары да килгән иде.

Форум үз эшен Диния нәзарәте әзерләгән программа буенча башлап җибәрәчәк. Аның төп темасы булып Коръән һәм аның тәфсире торачак. Әлеге тема дәресләрдә иң киң һәм тирән формада ачылачак. Форумда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи булачак.

Алган белемнәрне ныгыту өчен форумда катнашучыларга махсус көндәлекләр – «активлык трекерлары» бүләк ителәчәк, алар мөһим мәгълүматлар белән танышырга һәм программаны күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Форумның барлык дәресләре дә интернетның социаль челтәрләрендә гомуми кулланылыш өчен урнаштырылачак.

Моннан тыш, форум программасында кызыл җеп булып яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасы да торачак. Алар өчен бу юнәлештә психологик треннинглар, мастер-класслар, бәхәсләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак, дәресләрдә киң таралган проблемалар дини һәм дөньяви күзлектән каралачак.

Форум программасының иң югары ноктасы булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе торачак. Ул яшьләр белән ачыктан-ачык аралашачак һәм Коръән бәйгесен дә күреп китәчәк.

Форумда катнашучылар шәһре Болгарның палаткалы шәһәрчегендә атна дәвамында – киләсе җомгага кадәр булачак. Слет шулай ук символик мәгънәгә ия булып төгәлләнәчәк: катнашучылар Ак мәчеттә җомга намазы укып таралышачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10