ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан булачак

12 июль 2019, 15:59 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан булачак 13 июльдә төнлә һәм көндез һава шартлары начарлануы көтелә.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

«13 июльдә Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил, томан көтелә», – диелгән идарә хәбәрендә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр һәм томан куркыныч булуын искәртә.

«Һава шартлары начарайган очракта, урамда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм киштәләр янында тормаска киңәш ителә, шулай ук йортлар кәрнизләре, реклама стендлары һәм черегән агачлар янында тормаска кирәк», – дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Томан вакытында машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә китмәскә киңәш ителә. Трассада хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, чиктән тыш игътибарлы булырга, тормозга кинәт басмаска һәм икенче полосага чыкмаска кирәк.

Җәяүлеләргә транспорт алдыннан юлдан йөгереп чыгарга ярамый һәм яктылык кайтаручы элементлар булган киемнәр кияргә кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10