ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бәйрәм көннәрендә табибларга өч меңләп кеше мөрәҗәгать иткән

9 гыйнвар 2018, 19:09

Медицина хезмәткәрләре пиротехникадан зыян күргән казанлыларның хәле турында сөйләде.

Кукмара районында ике бала зыян күргән һәлакәтнең фотосы барлыкка килде

9 гыйнвар 2018, 17:29

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лесхоз бистәсеннән 11 километр ераклыкта килеп чыккан.

Минзәлә районында ике баланың гомерен өзгән янгынның сәбәпләрен атадылар

9 гыйнвар 2018, 13:31

Хәзерге вакытта өч төп версия карала: электр җиһазыннан дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү.

Екатеринбургтан Мәскәүгә юл тоткан самолетның электр үткәргеченә ут капкан

9 гыйнвар 2018, 11:42

Очкыч «Шереметьево» аэропортына исән-имин төшеп утырган.

Казан янында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән

9 гыйнвар 2018, 09:55

Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 832 нче чакрымында булган.

Мамадыш районында кар машинасында чыгып киткән кыз белән егет адашкан

9 гыйнвар 2018, 09:04

Гадәттән тыш хәл Отарка авылы тирәсендә булган.

Арча районында Ханты-Мансийск округы машинасы белән булган һәлакәт фотосы пәйда булды

8 гыйнвар 2018, 17:04

Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан.

Фото: Биектауда микроавтобус һәм “Лада” бәрелешкән

8 гыйнвар 2018, 16:06

Юл-транспорт һәлакәте кичә Зур Кызыл урамында булган.

Биектау районында күршеләре яна торган фатирдан 51 яшьлек ир-атны коткарып калган

8 гыйнвар 2018, 15:05

Янгын Яшьләр урамындагы бер катлы 21нче йорт фатирында чыккан.

Казанда юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче зыян күргән

8 гыйнвар 2018, 14:12

Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

Казан сәүдә нокталарында акча алыштыру мошенниклары йөри

8 гыйнвар 2018, 13:56

Мошенниклар китергән гомуми зыян 40 меңнән арткан.

Татарстанда “Шевроле” фура белән бәрелешкән

8 гыйнвар 2018, 12:24

Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 61нче чакрымында килеп чыкан.

Казанда автомобильгә бәйләнгән ватрушкада шуганда кызның баш мие селкенгән

8 гыйнвар 2018, 11:39

Юл-транспорт һәлакәте кичә Патрис Лумумба урамындагы 47нче йорт каршында булган.

Казан полициясе ике җәяүлене бәрдергән машина йөртүчеләрен эзли

8 гыйнвар 2018, 11:20

Фаҗига бер үк көнне Идел буе һәм Мәскәү районнарында булган.

Түбән Кама районында дүрт машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән

7 гыйнвар 2018, 17:38

Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар.

Россия туризм хезмәте Германия һәм Франциядә су басу куркынычы турында кисәтә

7 гыйнвар 2018, 16:11

Циклоннан соң елгаларда су критик билгегә кадәр күтәрелгән.

Бөгелмә кешесенең янгында 60 процент тәне пешкән

7 гыйнвар 2018, 15:29

Янгынның беренчел сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 2018 ел башыннан 1400ләп кешене коткарган

7 гыйнвар 2018, 14:01

Яңа ел бәйрәмнәрендә коткаручылар дүрт меңләп чара куркынычсызлыгын тәэмин иткән.

Чаллыда чана шуганда хатын-кызның сәламәтлегенә җитди зыян килгән

7 гыйнвар 2018, 13:03

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендәге Тукай яр буенда күпердә булган.

Дагыстанда билгесез кешеләр авыл мәчете имамын үтергән

7 гыйнвар 2018, 11:31

Җинаять республиканың Хасавюртовск районы Муцалаул авылында кылынган.

Татарстанда өч кешенең янып үлүе факты буенча җинаять эше кузгатылды

6 гыйнвар 2018, 17:37

Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы яки электр приборларының кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
  9 гыйнвар 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10