Дин
-
24 Гыйнвар 2012, 17:58
Әгерҗе районының Үзәк мәчетендә 28 гыйнварда “Мөселманнар җыены” үтәчәк
Якын көннәрдә мөхтәсибәттә имам-хатыйблар җыелышы да үтәчәк
-
24 Гыйнвар 2012, 11:02
Татарстан мөфтияте төзәтү колонияләренә ислам буенча китаплар җыеп тапшырды
Алар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән «Ислам турында бәян ит», «Намаз посланника Аллаха» (авторы Әхмәт Нәзири), «Гыйбадате Исламия» (авторы Әхмәтһади Максуди) китаплары, 2012 елга «Фатиха» календаре бар
-
24 Гыйнвар 2012, 10:47
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Татарстанның Чирмешән районы башлыгы Нурхәмит Хәмидуллин белән очрашты
Очрашуда районда яшәүче мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды
-
23 Гыйнвар 2012, 14:25
Түбән Кама шәһәрендә өченче мәхәлләдә төзелеп килүче мәчеттә зур булмаган намаз уку бүлмәсе ачылды
Өченче мәхәлләдәге мәчет 2007 елда мәхәллә халкы һәм предприятиеләр акчасына төзелә башлаган. 2011 елда манара куелган
-
23 Гыйнвар 2012, 11:51
Коръән елын республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, оештыру комитеты төзү планлаштырыла
Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния нәзарәте сайтында танышып булачак
-
23 Гыйнвар 2012, 11:17
Балтач районы мөхтәсибәтендә хаҗ сәфәре буенча район халкы белән очрашу оештырылды
Бүгенге көндә район җирлегендә йөздән артык хаҗи бар
-
19 Гыйнвар 2012, 18:22
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге махсус җыентык әзерләп чыгарды
Җыентык «Бүгенге җәмгыятьтә мөслимә» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материалларыннан тора
-
19 Гыйнвар 2012, 18:16
Бүген Әлмәттә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыятының киңәйтелгән күчмә утырышы узды
Утырышта Әлмәт мөхтәсибәтенең һәм яңа имам-мөхтәсибнең эшчәнлеге каралды
-
19 Гыйнвар 2012, 17:53
Казандагы Мәрҗани мәчете белән берлектә «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы Мәүлид кичәсе уздыра
Кичә 3нче февраль — җомга көнне көндезге сәгать икедә "Мәрҗани" мәчетендә узачак
-
18 Гыйнвар 2012, 13:56
Казан мэры күрү сәләте буенча зәгыйфьләр өчен төзелә торган мөселман укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды
Бүген Казанда 5 мәчет һәм 5 храм төзелә, дөрес, аларның кайсыларында җир участогын рәсмиләштерү, нигез салу эшләре барса, кайберләрендә инде катлар салына
-
18 Гыйнвар 2012, 11:25
Казанның Апанай мәчете курсларга чакыра
Мәчет каршында олылар һәм балалар өчен төркемнәр ачыла
-
18 Гыйнвар 2012, 10:40
Кукмарада - Мәүлид ашлары
Шушы көннәрдә республиканың Кукмара районы мәдрәсәсе шәкертләре Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты
-
16 Гыйнвар 2012, 19:26
ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы узды
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә казыят утырышы да булды.
-
13 Гыйнвар 2012, 12:18
Яңа Чишмә районы мәчетләрендә дәресләр алучы балалар дини белемнәрен күрсәтте
Балалар үзләрен төрле уен-бәйгеләрдә сынады
-
13 Гыйнвар 2012, 11:31
ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Минем мәчет” бәйгесенә рәсемнәр кабул итә
Бәйгенең максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләрне үстерү өстендә эшләү һәм иҗади башлангычларына ярдәм итү
-
12 Гыйнвар 2012, 15:39
Казанның ислам уку йортларында читтән торып укучылар өчен сессияләр башланды
РИУда, “Мөхәммәдия” һәм “Ислам кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәләренең читтән торып уку бүлекләрендә 1147 студент белем ала
-
12 Гыйнвар 2012, 10:32
“Татарстан Республикасы Вакфы” фонды оештырылды
Фондның төп максаты – материаль һәм финанс база булдыру; аны мөселман дини оешмалары эшчәнлегенең социаль, хәйрия, мәдәни, мәгариф һәм башка иҗтимагый әһәмияткә ия булган өлкәләрендә тиешле дәрәҗәдә ирекле кертемнәр буларак куллану
-
11 Гыйнвар 2012, 14:30
Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте ислам турында эшләнгән иң яхшы спектакльгә бәйге оештыра
Бәйгенең төп шартлары шул: эшләр Хәнәфи мәзһәбенә туры килергә һәм спектакль ярты сәгатьтән алып бер сәгатькә кадәр булырга тиеш
-
11 Гыйнвар 2012, 11:53
Бөгелмәнең үзәк мәчете каршында мөселман балалары өчен оештырылган кышкы лагерь үз эшен тәмамлады
Алты көн дәвамында мәчеттә 40 бала белем алган
-
10 Гыйнвар 2012, 13:23
Татарстанда намаз уку буенча бәйгеләр уздырыла башлады
Билгеле булганча, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчет каршындагы курсларда белем бирү өчен оештырган курсларда укытучылар киңәшмәсендә мондый бәйгеләр уздыру тәкъдиме белән чыккан иде





