ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Татар дөньясы

Татарстан хатын-кыз мәсьәләләре Төркиядә Халыкара кеше хокуклары симпозиумында каралды

26 апрель 2010, 13:52

Татар ханымнарының җәмгыятьтәге урыны, фидакарьлеге, аларны бүген борчыган проблемалар турында чыгыш ясалды (Истанбул, 26 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда үткәрелгән III Ауразия хатын-кыз мәсьәләләре симпозиумында Татарстан гүзәл затларын борчыган мәсьәләләр телгә китерелде. Халыкара кеше хокуклары Ауразия конфедерациясе тарафыннан 23-25 апрель көннәрендә оештырылган чарада Әзербайҗан, Әфганстан, Болгария, Грузия, Иран, Төркмәнстан, Румыния, Монголия, Македония, Косово, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләр вәкилләре катнашты.
Конфедерация президенты Абдуллаһ Буксур ачылыш чыгышында хатын-кыз проблемаларының ерак тарихта ук булганлыгын, хәзерге көндә дә дәвам иткәнлеген белдереп, нәфис затларның җәмгыяви әһәмиятен аңлатып үтте. Ул Төркиядә 1934 елда хатын-кызларның сайлауларга катнашу хокукы алганлыкларын, ул чорда төрек парламентының 18 процентын ханымнар тәшкил иткәнлеген, тик бүгенге Төркия парламентында хатын-кызларның ул чордан азрак булуын белдерде. Төркиядә һәм башка шәрык илләрендә балигъ булмаган кызларны көчләп кияүгә бирү, калым алу, намус җинаятьләре кебек бүгенге заман өчен кыргый күренешләрнең һаман яшәвенә басым ясады. Ауразия илләренең бик күбесендә хатын-кызны секс колы итеп күрү һәм аларны сатып көн итүчеләр булганда, бу туфракларда әхлакый сәламәт буыннның җитешүен өмет итеп булмаячагын, бу исә кабаттан һәр төрле проблемаларның барлыкка киләчәгенә сәбәп булачагын бәян итте. Җенсият тигезсезлегенең китереп чыгарган тискәре мәсьәләре турында сөйләп, бу проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә чакырды.
Симпозиумда Ауразия туфракларында яшәүче хатын-кызларның икътисади, социаль, сәяси хокуклары, җәмгыятьтә тоткан урыннары, милли проблемалар, эммиграциянең хатын-кызга тәэсире, илләрнең конституцияләрендә хатын-кызлар белән бәйле кануннар турында фикер алышынды. Делегатлар үз илләрендәге хатын-кыз мәсьәләләре турында докладлар белән чыктылар. Симпозиумда Татарстанны тәкъдим итүче Роза Корбанның “Фидакарь татар хатыны” башлыклы чыгышында татар ханымнарының чибәр булуы гына түгел, уңганлыгы, акылы белән гаилә учагын саклавы, ил, милләт проблемаларын хәл итүдә зур роль уйнаганлыгы белдерелгән. Юкка гына татар әдәбиятында көчле рухлы, фидакарь хатын-кыз образлары тудырылмаганлыгына басым ясалып, татар хатыннары бик күп шигырьләргә, җырларга, роман, дастаннарга илһам чыганагы булганлыгы аңлатылган. Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган”ындагы - Гөлүсә, Фәүзия Бәйрәмованың “Кырык сырт” әсәрендә – Маһинур, “Кыңгырау” романындагы - Айсылу, Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”ендә - Саҗидә, Гаяз Исхакыйның “Остазбикә”сендә - Сәгыйдә образларында тормыштагы татар хатын-кызларының характерлары чагылыш итүе ассызыкланган. Шагыйрь Хәсән Туфанның тормыш иптәше Луиза Салиәскәрованың михнәтле язмышында иренә тугрылыгы, балаларына чын ана булуы, канын сатып ирен һәм ике сабыен яшәтергә тырышуы турында сөйләгәч, залда утыручыларның күзләре дымланды. Роза ханымның докладында Сөембикә язмышы да, 1739 елда Екатеринбургта руслар тарафыннан тереләй утта яндырылган Кисәнбикә Байсарованың ачы тәкъдире дә гыйбрәтле тасвирланган. Тарих һәм әдәбияттагы татар хатын-кызлары проблемаларының бүгенге көн Татарстанында әле чишелешкә ирешмәгәнлеге, бик күп аналарның балаларын татарча укыта, татар мәдәниятенә тарта алмаганлыгы, татар гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләнү мөмкинлекләренең чикләнгәнлеге бәян ителгән. Роза Корбан докладының ахырын Лена Шагыйрҗанның “Татар хатын” шигыре белән төгәлләгән.
“ТУКАЙ” мәдәният һәм мәгърифәт оешмасының яшьләр һәм матбугат комитеты җитәкчесе, журналист Рушания Алтай Татарстан хатын-кызларын борчыган мәсьәләләргә тукталып, эчүчелек, наркомания, яшүсмерләрнең иртә җенси мөнәсәббәткә керүләре, балигъ булмаган килеш бала тудырулары, аборт ясатулары турында сөйләде. Бу проблемаларның милләткә, җәмгыятькә китергән зыяннары хакында мәгълүмат бирде. Тагын бер әһәмиятле темага кагылып, катнаш никахларның милли мәсьәләгә әйләнә баруы, ирләрнең хатын-кызлардан азрак булуы, өстәвенә күбесенең алкоголик, наркоман булуы сәбәпле тормыш корырга үз яртысын таба алмый ялгыз яшәүче кызларның күплеген бәян итте. Казакъстанның “Аһыска” этникмәдәният үзәге рәисе Сона Ульфанова да бу теманы күтәреп алып: “Әгәр хатын-кыз буларак мин гаилә корып, балалар тудыра алмыйм икән, бу җәмгыятьтә ниндидер иҗтимагый оешманы җитәкләвемнең, парламентарь, министр, премьер-министр булуымның мәгънәсе юк. Боларны ирләр дә булдыра. Хатын-кызлар карьерага, югары дәрәҗәләргә алданып, гаилә корудан, балалар үстерүдән баш тартмасыннар, яхшы тәрбия алган кыз бала - киләчәкнең үрнәк анасы, яхшы тәрбия алган ир бала – киләчәкнең гадел дәүләт җитәкчесе яки җәмгыятенә файдалы ватандаш. Болар барысы да хатын-кыздан тора”, - дип үз фикерләрен бәян итте.
Рушания Алтай хатын-кызның тормыштагы беренче вазыйфасының, әлбәттә, ана булуын искәртеп, чыгышын көчле алкышларга күмәрлек Хади Такташ шигыре белән төгәлләде:
“Ана-бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен күрке,
Бөтен матурлыгы -
Ана булуда!”
Симпозиумга катнашучыларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил иткән залда Әфганстан делегаты Мостафа Кемаль Маһдум чыгыш ясарга чыккач: “Каршыгызда Әфганстаннан бер ханым көтмәгәнсездер инде. Әфган хатыннарының мәсьәләләрен аңлату безгә, ирләргә, төшә. Чөнки бездә хатын-кыз, гомумән, кешегә саналмый. Аның кулына бернинди документ бирмиләр, туу турындагы таныклыклары да юк, ул булмагач, паспорт ала алмыйлар. Паспорты булмаган кеше чит илгә чыгып китә алмый”, - дип башлады сүзен. Шулай да әфган хатын-кызлары хәзер һичъюгы сайлауларга катнашу хокукына ия икән. Барысына да сайлау кенәгәләре бирелгән. Маһдум, ир кеше буларак, проблемаларны гүзәл затлар кебек аңлата алмам, диеп, Әфган хатын-кыз мәсьәләләрен хатынына яздырткан, чыгышының ахырында ул тормыш иптәшенең хатын укып бирде. “Мин купшы, затлы Аурупа тормышына кызыкмыйм. Бары тик тамагы тук, җаны ни теләсә шуны кия торган, кая теләсә, шунда бара торган кешеләр яшәгән, белем алуны тыймаган хөр илдә яшәргә телим”, - дигән җөмләсе хәтергә уелып калды.
Төркия хатын-кыз мәсьәләләрен Төрки дөнья кеше хокуклары оешмасының хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Бәдрия Нимәт Улубай аңлатты. Ул әле һаман укый-яза белми торган хатын-кызларның күп булуы, Төркиянең көнчыгыш районнарында кыз балаларны 13-14 яшьтә үк калым өчен көчләп кияүгә бирү, зөфаф кичендә канлы урын-җирне чыгарып халыкка күрсәтү, бер көнлек килен каршысында кияүнең тере песи яки тавыкны ботларыннан икегә аерып ату кебек хатын-кызны мыскыллау күренешләре турында сөйләде. Төрек ханымнарының парламентта бик аз булуы, күбесенең ирләре тарафыннан өйдә утырырга мәҗбүр ителүе, эш урыннарында кайбер ир затларының хатын-кызларга секс объекты итеп караулары, эшли торган хатын-кызга тиешле декрет ялы бирелмәве, бала үстерүче аналарга бернинди пособие түләнмәгәнлеге, хатын-кызларның социаль яклануы бик зәгыйф булуы кебек мәсьәләләр белән таныштырды.
Уйгыр Җөмһурияте вәкиле Аслан Альп Тэкин Көнчыгыш Төркестанда уйгыр хатыннарын кытай дәүләте көчләп аборт ясауга мәҗбүр итүләре, эш урыннарында уйгыр ханымнарына кытайлар белән чагыштырганда югары хезмәт хаккы түләнелмәгәнлеге кебек проблемаларны күтәреп чыкты.
Монгол хатын-кызлары исеменнән чыгыш ясаучы Мандуһа Монголиядә яшь кызларны чит илләргә секс колы итеп сату күренешләренең киң җәелгән булуы турында ачынып сөйләде.
Грузия вәкиле исә грузин хатын-кызларының югары хезмәт хакы алу өчен Төркиядә бары ирләр генә башкара торган бик авыр хезмәтләрдә эшләргә мәҗбүр булуларын белдерде.
Симпозиумда телгә китерелгән бик күп проблемаларның һәр ил өчен уртак икәнлеге аңлашылды. Димәк, XXI гасырда да гүзәл затлар лаеклы шартларда яшәми. Тормыш арбасын әле һаман хатын-кызлар тарта. Күпчелек ирләр тарафыннан идарә ителгән җәмгыятьләрнең иң авыр йөге аларның иңнәрендә.
Хатын-кыз мәсьәләләренең халыкара кимәлдә көн тәртибенә алынуы бүген өчен ифрат әһәмиятле. Ауразия туфракларындагы Әфганстан, Иран, Төркия, Сүрия, Мисыр кебек илләрдә нәфис затлар кеше хокукларының күбесеннән мәхрүм. Бит бу илләрнең кайберләрендә чын мәгънәсендә хөрлек, демократия һәм кеше хокуклары дигән төшенчәләрне телгә китерү дә мөмкин түгел. Әгәр бүгенге җәмгыять хатын-кыз мәсьәләләренә җитди карамаса, игътибар үзәгенә алмаса, милләтләрне, дәүләтләрне әхлаксызлыклар белән тулы хаос көннәр, хәтта юк булу көтә.
Төрекләрдә “Ояны ана кош ясый” дигән гыйбарә бар, бер гаиләне гаилә итеп тотучы хатын-кыз. Бер милләтне милләт итүче - туган тел. Ә туган телне бары тик Ана гына бирә ала, милләтнең асыл үзенчәлекләре, милли һәм әхлакый кыйммәтләре гаиләдә сеңә балага. Милләтне яшәтүче - шул ук вакытта дәүләтне яшәтүче дә. Җәмгыятьнең алтын баганасы булган хатын-кызны борчыган темаларны күрмәмешкә салышу бик аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Халыкара кеше хокуклары Ауразия конфедерациясе бу өлкәне тирәннән аңлый, шуңа күрә проблемаларны хәл итү мөмкинлекләрен булдырырга зур тырышлык куя. Биредә татар хатын-кыз мәсьәләләренең телгә китерелүе дә юкка түгел.
? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10