ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Җәмгыять, Татар дөньясы

Эстония татарларының «Идел» мәдәни җәмгыятенә – 15 ел

4 октябрь 2010, 13:10

Эстония татарларының 90 проценты - югары белемле, шул рәвешле, күпчелеге яңа бәйсез илнең интеллигенциясенең бер өлеше санала

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Эстония татарларының «Идел» мәдәни җәмгыяте үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

Аның чишмәбашына күз салып, түбәндәгене әйтергә була. Эстониядә 1988 елда беренче татар мәдәни җәмгыяте теркәлә. Шуннан 1995 елда «Идел» җәмгыяте аерылып чыга һәм аңа бу илнең танылган театр һәм җәмәгать эшлеклесе, «Салонг» театры режиссеры Даян Әхмәт җитәкчелек итә. Аның рәислегендәге елларны Эстониядәге татарлар хәзер «алтын чор» дип бәяли, дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Гайнетдинов.

Ник дигәндә, Д.Әхмәт Таллинн башкаласы татарлары җәмгыяте өчен бина сатып алуга ирешә һәм ул әле дә җәмгыять карамагында. Татар якшәмбе мәктәбен даими эшләтеп җибәрү, яңа Ватанда татар мәдәниятен торгызуга шартлар тудыру, Таллиннда татарларның дәрәҗәсен күтәрү максатында күп санлы чаралар үткәрү – болар барысы да аның җаваплылыгында һәм тырышлыгында гамәлгә ашырылган. Кеше белән сөйләшә белү сәләте, әдәплелеге, культуралылыгы, шул ук вакытта гадилеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге зат хакимиятнең һәм гади халыкның ышанычын яулаган, шуны намус белән аклаган. Болар хакында исә 2 октябрь көнне Эстония татарларының «Идел» мәдәни җәмгыяте үзенең 15 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылган «Татарлар Эстониядә: тарих, дин, мәдәният» темасына Халыкара конференциясендә «Лира» Эстония Милли оешмалар берлеге президенты Лидия Кылварт басым ясап әйткән.

Ни үкенеч, 2006 елда Даян Әхмәтнең театр труппасы белән гастрольләре вакытында автомобиль һәлакәтендә гомере өзелә. Шактый вакыт узып хәл алганнан соң, җәмгыять белән аның җәмәгате, Таллинн техник университеты доценты Илзия Әхмәт рәислек итә башлый һәм бүгенгәчә ул җәмгыять мәшәкатьләре белән янып йөри.

Хәзерге вакытта Эстония татарларының 90 проценты - югары белемле, шул рәвешле, күпчелеге яңа бәйсез илнең интеллигенциясенең бер өлеше санала һәм үзләрен иркен хис итә, дип белдерде Р.Гайнетдинов.
 

 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10