ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Мәдәният

Әнкарада Тукай елына старт бирелде

26 гыйнвар 2011, 09:18

Төрки дөньяда Г.Тукай елын башлатып җибәрү тантанасында Татарстан һәм Төркия мәдәният министрлары катнашты

(Истанбул, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар халкының үлемсез шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан ТӨРКСОЙ оешмасы агымдагы елны төрки дөньяда "Тукай елы" игълан иткәнен хәбәр иткән идек инде. Кичә Төркиянең башкаласы Әнкарада,ТӨРКСОЙның штаб-фатирында әлеге истәлекле елны ачып җибәрү тантанасы булып узды. Ябык ишекләр артында үткәрелгән бу җыенга Татарстаннан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Казандагы Г.Тукай әдәби музее җитәкчесе, шагыйрь Рәмис Аймәт , "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе хәбәрчеләре һәм сәнгать әһелләре катнашты. Делегацияне Татарстан премьер-министр урынбасары һәм мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкләде. Чарага шулай ук Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй, РФның Төркиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов та чакырулы. Кайбер хәбәрләрдә Төркиядәге татар оешмалары вәкилләренең дә катнашулары көтелә, диелсә дә, Искешәһәр татар оешмасы, Истанбулдагы "Тукай" мәдәният һәм мәгърифәт үзәге, Кютахия, Измир, хәтта Әнкара татар җәмгыятьләре рәисләренә хәбәр бирелмәгәнлеге мәгълүм.
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән Мугла университеты галимәсе, шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин таныштырды. ТӨРКСОЙ оешмасының гомуммөдире Дүсән Касәиновның ачылыш чыгышыннан соң, Г.Тукайның тормышына багышланган фильм күрсәтелде.
Чара Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй, Төркия Илбашы гомумсәркатыйбе Мостафа Исән һәм Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиеваның чыгышлары белән дәвам итте.
Тамашачыларга тәкъдим ителгән кечкенә концертта ТӨРКСОЙ оешмасының яраткан җырчысы Филүс Кәбиров башкаруында моңлы татарча җырлар яңгырады. Тантанага җылылык өстәп, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре милли бию үрнәкләребез белән сәхнә тоттылар. Рәмис Әймәт исә үзенә хас сихри аһәң белән тамашачыларга Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәтте.
Шушы ук чарада әлеге халыкара мәдәният оешмасының эшчәнлеген яктырткан журналистлар вә матбугат корылышларына бирелә торган "2011 ел матбугат шәрәф бүләкләре"н тапшыру тантанасы булды. Бу бүләккә ия булучылар арасында "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокорылышы гомумдиректоры урынбасары Миләүшә Айтуганова белән Төркия телерадиокорылышының татарча "Төркия авазы" тапшыруларын әзерләп алып баручы журналист Сәгыйт Хәйри һәм Башкортостан дәүләт телевидениесе мөхәррире, милләттәшебез Рәфыйк Әхмәтшин дә бар. "2011 ел матбугат шәрәф бүләкләре"нә Төркиянең "Сабах", "Заман", Әүвәл Ватан" кебек газеталары, CNN TÜRK телеканалы кебек алдынгы матбугат вә информация чаралары вәкилләре дә лаек күрелде.
Чара кысаларында "Г.Тукайның туган ягы Татарстан" дип исемләнгән кечкенә фото-рәсем күргәзмәсе оештырылган. Шунысын да белгертеп үтү кирәк: Тукай елына старт бирелергә бер көн кала Татарстан делегациясе әгъзалары танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Гали Акыш белән күрешеп, 93 яшьлек аксакалның хәл-әхвәлен белештеләр.

(Фотосурәтләр "ТRT-Tatar" интернет-сәхифәсеннән алынды).

 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10