ВИДЕО-АРХИВ:  

23.04.2012

174



Адымнар
Адымнар     

10.05.2012

64



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

843



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Дөньяга иң югарыдан азәрбайҗаннар караячак

31 Гыйнвар 2012,17:06

Хәзәр диңгезендә төзеләчәк дөньяның иң биек күктишәре 1050 метр озынлыкта, 186 катлы булачак

(Истанбул, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Рушания Алтай). 1050 метр биеклеккә сузылган бу күктишәр Азәрбайҗан башкаласы Бакуга 25 километр якынлыктагы бер урында, Хәзәр диңгезендә урын алачак. Аның төзелешенә 2013 елда башланыр дип көтелә. "Хәзәр утравы" дип аталачак ясалма утрау проектында биш йолдызлы кунакханәләр, кыйммәтле резиденцияләр, гольф мәйданнары бар. Шулай ук концерт, тамаша заллары да урын алачак. Дөньядагы башка күктишәрләрдән аермалы буларак, биредә хәтта ипподром төзү каралган. 186 катлы булуы планлаштырылган бина 2019- 2020 елларда төзелеп бетәчәк.
Азәрбайҗан архитектура һәм төзелеше комитеты җитәкчесе Д.Довлетханов әйтүенчә, "Хәзәр утравы" проекты өчен дөньяча танылган архитекторлар белән сөйләшүләр алып барылган һәм араларынннан берсе белән килешү төзелгән. Әлегә исеме ачыкланмаган бу архитекторның сулыклар буенда дәү проектларны тормышка ашыруда зур тәҗрибәгә ия булуы билгеле.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә җиһанның иң биек күктишәре, 828 метр озынлыктагы "Бурҗ-Хәлифә" - гарәп туфракларында. "Хәзәр утравы" Дубаидагы әлеге бинадан 222 метрга биегрәк булачак. Хәзерге чорда Согуд Гарәпстанының Җәддә шәһәрендә 1000 метр озынлыкта булуы планлаштырылган "Корольлек манарасы" төзелеп ята. Ул 2014 елда эксплуатациягә керәчәк. Азәрбайҗанның "Хәзәр утравы" күктишәре исә озынлыкта хәтта бу бинаны да узып китәчәк.
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее и нажмите Ctrl + Enter. Используется система Orphus.

Написать комментарий

Обновляется щелчком мыши


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?