ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Мәдәният, Фән һәм мәгариф

Төркиянең Мәрмәр университетына 130 ел

29 гыйнвар 2013, 09:21

Төрек белем корылышының гасырлык тарихында татар халкының эзләре саклана

(Истанбул, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең Мәрмәр университеты бу көннәрдә туган көнен бәйрәм итә. Аңа 16 гыйнвардә 130 ел тулды. 1883 елда, Госманлы империясе вакытында, ул Югары сәүдә мәктәбе буларак корыла. Беренче чыгарылыш укучылары 8 кешедән тора. Алар әлеге уку йортын 1887 елда тәмамлыйлар. Империя җимерелеп, яңа Төркия җөмһурияте дәүләте төзелгәч тә, уку йорты эшчәнлеген туктатмый. 1959 елга чаклы ул Икътисад һәм сәүдә фәннәре академиясе буларак хезмәт итә, 1982 елда университет дәрәҗәсе алып, Төркиянең югары уку йортлары арасында урын ала.
Бүгенге көндә Мәрмәр университеты - хокук, инженерлык, политология, теология, коммуникация, медицина, икътисад кебек 16 факультеты, 11 институты, 9 һөнәри мәктәбе, сәламәтлек пунктлары, хастаханәсе, мәдәният мәркәзләре, конференция заллары, музее, китапханәләре булган зур һәм дәрәҗәле белем корылышы. Анда төрек, инглиз, француз һәм алман телләрендә дөнья стандартларына тәңгәл белем бирелә. Ауропа Университетлары Федерациясе(EUA) составында урын алучы бу уку йортының дипломнары җир шарының бик күп илләре тарафыннан кабул ителә. Университет ректорлыгының хәбәр итүенә караганда, быелгы уку елында анда 68 213 кеше белем ала. Аларга 2 775 укытучы белем бирә. Мәрмәрә университеты чит ил студентлары тарафыннан да зур игътибар күрә. Анда 126 илдән килгән 2 мең 500 чит ил шәкерте укый.
Төркиянең хөкүмәт җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоган дә әлеге уку йортында икътисад буенча белем алган. Мәрмәрә университетының корылуына 130 ел тулу уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасына ул премьер-министр буларак катнашты. Эрдоган әлеге уку йортының дипломына ия булуы белән горурланганын белдереп, соңгы 10 ел эчендә Төркиядә университетларның артуына басым ясады. Дистә ел элек Төркиядә дәүләт һәм фонд югары уку йортларының саны 76дан узмаган булса, бүгенге көндә аларның 169га ирешүен белдерде. Төркиядә югары уку йорты төзелмәгән район һәм төбәк калмаганлыгын, 2006 елдан алып 3 мең студентның чит илләргә укырга җибәрелүен, моннан соң һәр ел 1000 егет-кызны башка илләрнең дәрәҗәле университетларында укытып, Төркия югары уку йортларындагы галимнәр санын арттыруга әһәмият бирәчәкләрен бәян итте. Рәҗәп Тайип Эрдоган : “2001 елда Төркия университетларында 16 мең 328 чит ил студенты белем алса, бүгенге көндә әлеге сан 32 мең тәшкил итә. Ләкин бу безне канәгатьләндерми. Дөнья күләмендә 4 миллион халыкара студент булганлыгы билгеле. Төркия буларак, без аларның 32 меңен генә кабул итә алабыз. Бу җәһәттән дөнья буенча 30 нчы урында торабыз. Киләчәктә төрек югары уку йортларында укучы чит ил студентлары санын арттыру юлларын карарга кирәк”, - диде.
Хөкүмәт җитәкчесенең чыгышы төгәлләнгәч, Мәрмәрә университеты ректоры Рәҗәп Тайип Эрдоганга “Мактаулы фәннәр докторы” дигән дәрәҗәле исем бирелүен игълан итте, аеруча, уку йортының Госманлы империясе чорындагы исеме язылган панно белән бүләкләде.
Мәрмәр университеты Татарстан өчен чит-ят уку йорты түгел. Ул Казан федераль университетының фән һәм уку-укыту өлкәсендә стратегик партнеры булып тора. Анда 1992-2012 еллары арасында 100дән артык татар студенты белем алды. Күбесе банк хезмәте, халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, эшмәкәрлек кебек факультетларның дипломнарына ия булып, бүгенге көндә Мәскәү, Казан, Истанбул калаларында хезмәт юлына бастылар.
Бу уку йорты татарлар өчен шул ягы белән дә әһәмиятле: ул Татарстан һәм татарлар белән бәйле иң күп гыйльми диссертацияләрнең якланган урыны. Университетның Төрки дөньяны тикшеренү институтында Эрдал Шаһин, Арзу Оҗаклы, Сибәл Качмаз, Әхмәт Колбашы, Айшә Гүн Сойсал, Әсин Гүвән, Исмәгыйл Түркоглу, Әхмәт Канлыдәрә, Ләйсән Шаһин, Җанан Гүлпынар, Хөсәен Барган, Гафар Дәмир кебек яшь төрек һәм татар галимнәре тарафыннан “Туган ил турында татар җырлары", "Идел-Урал төбәге халыкларының күчеше (XIX – XX гасыр башларында), “Казанлы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның тормышы һәм әсәрләре”, “Идел-Урал төркиләренең XIX гасыр башында мәгариф өлкәсендәге яңарыш хәрәкәтләре”, “Беренче бөтендөнья сугышы чорында Россиядәге төрек әсирләре һәм россияле төркиләр”, “Россия төркиләреннән Габдерәшит Ибраһим (1857-1944)”, “XX гасырда татарларның милли кемлек эзләнүе һәм башка төрки халыклар белән мөнәсәбәтләре”, “Россия төркиләреннән Муса Җаруллаһ Бигиев(1875-1949)”, “Россиядә төркичелек агымының барлыкка килүе һәм үсеше”, “Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае(17-18 февраль, 1989 ел)”, “Ризаэддин Фәхретдиннең “Тел ярышы” җыентыгы”, “Йосыф Акчураның Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендәге (парламенты) эшчәнлеге (1923-1935)” кебек фәнни хезмәтләр язылганы билгеле. Әлеге институт белән 1997-2001 еллар арасында Төркияле милләттәшебез, тарих фәннәре галиме Надир Дәүләт җитәкчелек итте. Әле бүген дә анда Чирмешән районы Бәркәтә авылы кызы Ләйсән Шаһин тәрҗемәче һәм укытучы буларак хезмәт куя. Тиздән яшь төрек галиме Озан Карабулак Төрки дөньяны өйрәнү институтында күренекле татар журналисты Габдулла Баттал Таймас белән бәйле гыйльми хезмәтен төгәлләячәк. Шулай ук Гизәм Йурт исемле яшь төрек кызы, татар язучысы Әмирхан Еникинең әсәрләрен тикшереп, магистрлык диссертациясен яклау алдында тора.
Мәрмәр университетының безнең өчен кадерле булган тагын бер үзенчәлеге бар: ул Истанбулда татар теле укытылган бердәнбер югары уку йорты. Туган телебез дәресләрен татар кияве, филология фәннәре кандидаты Эрдал Шаһин алып бара.

 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10