ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пенза эшмәкәре Җәмил Кантеевка "Хәйриячелек һәм меценатлык" билгесе бирелгән 85

9 май 2019, 13:11

Эшмәкәр Җәмил Кантеев гыйнвар аенда Пензаның Җәмигъ мәчете төзелешенә 1 миллион сум күләмендә акча күчергән иде.

Төмән татарлары Индрәй авылында Сабан туена җыелган 87

8 май 2019, 17:14

Баш батыр исемен быел да Айрат Арипов алган.

Анталия, Измир һәм Голландия татарлары Төркиядә татар мәдәнияте турында сөйләгән 1042

6 май 2019, 18:40

Чит ил татарлары беренче тапкыр "May fest 19" фестивалендә җыелып, чит милләт кешеләренә татар халкын таныштырган.

Мегион татары Шанхайда татар милләтен тәкъдим иткән 815

6 май 2019, 14:22

Мәдәни фестиваль "Бер тасма - бер юл" халыкара форум кысаларында узган.

“Татар штабы” Мәскәүдә һәм Татарстанда ифтарлар уздырачак 108

6 май 2019, 13:19

Быел “Штаб” Казанның “Ярдәм” мәчетендә сукырлар, ишетмәүчеләр, ДЦПлы һәм арбада утыручы инвалидлар өчен ифтар оештырырга җыена.

Италиядә Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән 134

5 май 2019, 17:14

Милли бәйрәмне Реджо-нель-Эмилиядә үткәрергә ниятлиләр.

Италиядә узачак Vl Татар мәдәнияте фестивале Илһам Шакировка багышлана 99

5 май 2019, 16:00

Чарага Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чакырулы.

Швейцариядә Сабан туе 22 июньгә билгеләнгән 102

5 май 2019, 15:25

Чарада Татарстан һәм Башкортстан кунаклары да катнашуы көтелә.

Әстерханда «Татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле 873

4 май 2019, 16:50

Чараны «Ак калфак» һәм «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыятьләре Әстерхан көрәш һәм билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырды.

Сургут татар яшьләре "Акыл шоу" викторинасы оештыра 94

4 май 2019, 10:12

Яшьләр Габдулла Тукайны искә алу өчен, бүген кафеда җыелышачак.

Түбән Новгородта Хәйдәр Бигичевка багышланган иҗади бәйге уздырыла 112

3 май 2019, 17:26

Чара танылган җырчының тууына 70 ел тулуга багышлана.

Чиләбедә Рәсулев укулары июль башында узачак 94

3 май 2019, 16:57

Конференциядә катнашу өчен 1 майдан теркәлү башланган.

Ханты-Манси автономияле округында быел егерме Сабан туе узачак 97

3 май 2019, 14:17

Язгы чәчү тәмалануга багышлнаган милли бәйрәмне округ халкы 8 июньдә башлап җибәрә.

Самара өлкәсендә татар халык ашлары буенча мастер-класс үтте 102

3 май 2019, 11:42

Милли ризыклардан күргәзмә дә оештырылды.

Чувашия татарлары Сабан туена әзерләнә 102

3 май 2019, 09:38

Бәйрәм программасы 2 көнгә исәпләнгән.

Галимә Әлфия Йосыпова Мармара университетында татар теле буенча гамәли дәресләр биргән 1049

2 май 2019, 14:49

Магистрлар исәнләшү сүзләрен, татар телендә аралашудагы стереотип җөмләләрне өйрәнгән.

Тукай музее янында бөек шагыйрьгә багышлап граффити ясаганнар 1207

2 май 2019, 14:31

Портрет фонында казанлылар фотога төшә башлаган.

Яңа татар бистәсе зиратында татар җәмәгатьчелеге остазларны искә алды 429

2 май 2019, 13:02

Чарада татар дөньясында күренекле дин әһелләре, мәгърифәтче, фән һәм мәдәнияткә хезмәт итүчеләрнең рухына багышлап дога кылынды.

Көньяк Сахалин татарлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләгән 97

2 май 2019, 12:04

Сахалиндагы милләттәшләр "Хәтер вакыттан көчлерәк" акциясен башлап җибәрде.

Нью-Йоркта Сабан туе 16 июньдә узачак 358

2 май 2019, 10:51

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ел саен Нью-Йорк Сабан туе 300-500 кешене җыя.

Самарда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган татарча концерт була 113

1 май 2019, 18:14

Тамашада "Ялкынлы яшьлек" ансамбле артистлары һәм өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте әгъзалары чыгыш ясый.
  9 май 2019  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10