ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

117



Адымнар
Адымнар     

07.02.2012

33



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

59



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Сәясәт

Башкортстанның яңа Президенты хөкүмәтне отставкага җибәрде

20 Июль 2010,16:20

Башкортстанның яңа гына тәгаенләнгән Президенты Рөстәм Хәмитов үз вазыйфаларына керешеп яңа фәрманнарны имзалый башлады

(Уфа, 20 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның яңа гына тәгаенләнгән Президенты Рөстәм Хәмитов үз вазыйфаларына керешеп яңа фәрманнарны имзалый башлады. Чираттагы фәрман республика хөкүмәтенә кагылышлы. Рөстәм Хәмитов фәрманына ярашлы, Мортаза Рәхимов президентлыгында эшләгән хөкүмәт отставкага китә, ләкин ул, яңа Министрлар Кабинеты оештырылганчы, үз вазыйфаларын үтәүне дәвам итәчәк.
Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, яңа хөкүмәтне төзү озакка сузылмаячак. Аның сүзләренчә, эш күп, тезелеп торган проблемалар да баштан ашкан, шуңа күрә дә озын-озак селкенергә вакыт юк. Рөстәм Хәмитов июль азагына ук яңа хөкүмәт составы игълан ителәчәк, дип ышандыра.
Рөстәм Хәмитов социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча да яңа фәрманнар кабул итә. Иң беренче ул мәктәпләрне автобуслар белән тәэмин итүгә кагылышлы карар чыгарды. Аннан соң хастаханәләрдә дәваланып чыккан кешеләргә шифаханәләрдә саулыкларын ныгыту өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру хакында да фәрманын имзалады яңа Президент.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?