ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Татар дөньясы

Башкортстанда Минңнегали Гобәйдуллинны искә алалар

11 март 2011, 13:45

Каһарман татар егете, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның тууына 90 ел тулды

(Уфа, 11 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Каһарман татар егете, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның тууына 90 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстанда аны искә алу чаралары башланды.
Тәүге зур чара атаклы милләттәшебезнең туган ягы – Миякә районында оештырылды. Миңнегали Гобәйдуллин Миякә районының Оршәкбаш-Карамалы исемле матур татар авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтә ул. Украинаны азат итү өчен барган аяусыз алышларның берсендә Дудчаны авылы янында, взвод командиры, лейтенант Миңнегали Гобәйдуллин дошман амбразурасын үз күкрәге белән каплый. Якташыбыз совет офицерларыннан беренче булып Александр Матросов каһарманлыгын кабатлый.
Әле Миякә районында Миңнегали Гобәйдуллинны искә алу чаралары район үзәгендә аның һәйкәленә чәчкәләр салу белән башланып китте. Аннан соң тантаналарда катнашучылар батырның туган авылына юл тотты. Өршәкбаш-Карамалыда да герой һәйкәленә чәчкәләр салынды. Аннан соң авыл мәдәният йортында хәтер кичәсе үтте. Анда район хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров, Башкортстанның Җәмәгать иминлеге советы секретаре, генерал Марат Мәһәдиев, район хәрби комиссары Ринат Латыйпов, Миңнегали Гобәйдуллинның классташы, 90 яшьлек Заһидә әби Шәмсетдинова һәм башкалар чыгыш ясады. Кичә барышында авылның үзешчән сәнгать осталары матур мәдәни программа да күрсәтте.
 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10