ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Җәмгыять

Башкортстандагы район газетасы юбилее

28 сентябрь 2011, 15:40

“Бүздәк яңалыклары” басмасы оештырылуга 80 ел тулды

(Уфа, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бүздәк районы гәзите редакциясе үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә. “Бүздәк яңалыклары” басмасы оештырылуга 80 ел тулды. Күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән шушы районда әлеге гәзитнең беренче саны, “Штурм” исеме белән, 1931 елның октябрь ае уртасында дөнья күрә.
80 ел эчендә әлеге басма районның чын-чынлап елъязмачысына әверелә. 1966 елдан район гәзите татар һәм рус телләрендә “Алга”-“Вперед” исемнәре белән чыга башлый. Ә 1991 елдан район гәзите “Бүздәк яңалыклары” дип атала. Соңгы 16 елда район басмасына талантлы журналист һәм булдыклы оештыручы Данил Хәлим улы Туктамышев мөхәррирлек итә. Гәзитнең гомум тиражы 6 мең данәдән артык. Шуның яртысыннан күбрәге татар телендә нәшер ителә.
Бүздәк районы халкының күпчелек өлешен татарлар тәшкил итә. Милләтебезгә бихисап күренекле шәхесләр биргән алдынгы төбәк ул. Биредәге данлыклы Килем авылында республика күләмендәге татар тарихи-мәдәни үзәге оештырылу да район татарларының бай тарихи үткәнен һәм бүгенге уңышларын тану буларак кабул ителә. Гомумән, районда бар республикага дан булган авыллар бик күп. Аларның бай тарихын һәм бүгенге казанышларын нәкъ менә “Бүздәк яңалыклары” редакция-нәшрият комплексы бар тулылыгында күрсәтә. “Без 80 еллык юбилеебызны матур гына иҗат уңышлары белән каршы алдык”, - ди баш мөхәррир Данил Туктамышев.
Баш мөхәррир әйтүенчә, “Бүздәк яңалыклары” басмасының иҗаттагы уңышлары аның авыл хәбәрчеләренең күп булуында да. Гәзит белән даими хезмәттәшлектә булучылар арасында төрле һөнәр ияләре дә, мәктәпләр укучылары да, дин әһелләре дә бар. Килем авылы мәхәлләсе мәчете имам-хатибы Мәхмүт хәзрәт Үлмәскулов та район гәзите белән 20 елдан артык инде тыгыз хезмәттәшлектә.
“Бүздәк яңалыклары” басмасына төрле буын вәкилләре үз язмаларын, иҗат җимешләрен җибәреп тора. Мәктәпләр укучылары арасында да дуслары күп гәзитнең. Мисал өчен, Әмир авылыннан 10нчы сыйныф укучысы Альбина Хәбибова гәзиттә үз язмаларын дүртенче сыйныфтан ук бастыра икән. “Мәктәп тормышы хакында гына түгел, ә авылдагы вакыйгалар хакында да күп язам”, - ди Альбина.
Гәзиткә район мәктәпләре укытучылары да бик теләп төрле темаларга мәкаләләрен һәм әдәби әсәрләрен тәкъдим итә. Ә кайберләре биредә хәтта үз җыентыкларын да бастыра. Шланлыкул мәктәбе укытучысы, хезмәт ветераны Асия Каранаева-Сакаева шуларның берсе.
Бүздәк районы укытучылары балаларны да әдәби иҗатка тарта, Мәктәпләрдәге әдәби түгәрәкләрдә тикшерелгән һәм уңай бәя алган әсәрләр район гәзитендә дә даими урын ала. “Матур әдәби тел белән чыгарылган “Бүздәк яңалыклары” безнең укучылар күңелендә ана телебезгә хөрмәт тәрбияләүдә дә зур роль уйный”, - ди Бүздәк районы үзәгендәге 1нче санлы урта мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлнара Сәлахова. Ул быел үзе дә “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган.
“Бүздәк яңалыклары” гәзите үзенең 80 еллык өлкән юбилеен бәйрәм иткәндә һаман яшь һәм дәрманлы кала. Заман белән бергә атлаучы басма төп кыйбласына тугры калып, якташларына иң соңгы мәгълүматларны җиткереп кенә калмый, ә ана телебез, мәдәниятебез һәм динебез сагында да уяу тора.
 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10