ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Мәдәният

Башкортстандагы татар мәктәбенә - 100 ел

12 ноябрь 2008, 11:13

Башкортстанның Яңавыл районындагы Ямады исемле татар авылында истәлекле вакыйга (Уфа, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Яңавыл районындагы Ямады исемле татар авылында истәлекле вакыйга.
Биредәге мәктәп үзенең 100 еллык юбилеен билгеләде. Ямады авылы халкыбызга әллә күпме атаклы шәхесләрне биргән төбәк. Элек-электән белемгә тартылган, булдыклы милләттәшләребез яши анда. 1908 елда Ямадыда беренче мәдрәсә үз ишекләрен ача. Анда ислам тәгълиматы, шәригать нигезләреннән тыш, арифметика, география, тарих фәннәрен дә өйрәтәләр. Беренче директор Хәбиб Нургалиев җитәкчелегендәге мәдрәсә тиз арада мәгариф учагы гына түгел, ә мәдәният үзәгенә дә әверелә. Пермь губернасына керүче авыллардан да бирегә балаларын укырга бирүчеләр байтак була.
1918 елда Ямады мәдрәсәсе дүрт сыйныфлы мәктәп итеп үзгәртелә. Тагын да тугыз елдан җидееллык мәктәпкә әйләнә ул. Ә инде 1939-1940 нчы уку елыннан урта мәктәп булып эшен башлый бу данлы белем учагы.
Мәктәп янында читтән килеп белем алучы балалар өчен интернат та булдырыла. Анда 260лап бала яши. 1965 елда мәктәп өчен яңа бина төзелү аеруча истәлекле вакыйга. Бу хәл укыту сыйфатын тагын да күтәрүгә булышлык итә.
Ямады мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан 13 фән докторы, 50гә якын фән кандидаты чыккан. Биредә белем алган күп кешеләр танылган нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, табиблар булып киткән. Яңавыл районы җитәкчеләренең дә өчтән бере – Ямады мәктәбен тәмамлаучылар.
Данлыклы мәктәпнең юбилее тантаналарына аның укучылары төрле тарафлардан кайтты.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Зикаф Хуҗин тәбрикләү сүзләрендә биредән чыккан күренекле шәхесләрне телгә алды, мәктәпнең елдан-ел зур уңышларга ирешүе турында сөйләде.
Ераклардан кайткан дәрәҗәле якташлар да, районда, авылда яшәүчеләр дә, юбилей уңаеннан үзләренең йөрәк түреннән чыккан җылы хатирәләре белән уртаклашты, укытучыларына рәхмәтләрен әйтте.


? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10