ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Җәмгыять

Казанда Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинны искә алалар

27 апрель 2010, 13:27

Чара Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелә (Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казанның Мәскәү районында Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Батыршин урамы бәйрәме узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Мәскәү районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр.
Г.Батыршин 1914 елның 1 гыйнварында Донбасста туа. Хәсән күлендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа 1938 елның 25 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1941 елда хәрби академиядә укуын төгәлләгәч, фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында Г.Батыршин Сталинградны фашистлардан яклап сугыша, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Г.Батыршин Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
1947 елның августында Г.Батыршинга Токиодагы хәрби процесста шаһит сыйфатында чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Анда Хәсән күле янында япон илбасарларына мөнәсәбәтле эш карала. 11 декабрьдә совет вәкилләре Токиодан Владивостокка оча. Берникадәр вакыттан соң радист бу шәһәргә төшеп утыру өчен урын әзерләүләрен сорап радиограмма җибәрә. Әмма шул вакытта шартлау яңгырый, самолет яна башлый һәм биеклеген югалтып, диңгезгә егылып төшә. Советлар Союзы Герое Г.Батыршинның гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
Казан Г.Батыршинның яраткан шәһәрләренең берсе була. Биредә ул заводта эшли, хәрби офицер булгач та җае чыкканда Казанга килеп китә. Биредә аны ачык чырай белән каршы алалар. Казанның Мәскәү районында яшәүчеләр Советлар Союзы Герое истәлегенә урамнарның берсенә аның исемен бирә.
2005 елда Казанда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Батыршин урамында Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хөрмәтенә Истәлек билгесе куела. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары аңа чәчәкләр салачак. Районда яшәүчеләр игътибарына сугыш чоры җырларын үз эченә алган концерт тәкъдим ителәчәк.
? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10