Татарстан фермеры, корылыкка да карамастан, кәҗәләрнең баш санын 1 меңгә җиткерергә ниятли
Фәрит Мадьяров фикеренчә, әлеге хайваннар өчен терлек азыгын теләсә нинди һава шартларында да әзерләргә мөмкин
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Яшел Үзән районы фермеры Фарих Мадьяров, корылыкка да карамастан, кәҗәләрнең баш санын 1 меңгә кадәр җиткерергә ниятли. Фәрит Мадьяров фикеренчә, әлеге хайваннар өчен терлек азыгын теләсә нинди һава шартларында да әзерләргә мөмкин. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
Яңа Николаевка авылында гомер кичрүче Ф.Мадьяров хуҗалыгында хәзерге вакытта 60 кәҗә исәпләнә. Агымдагы ел ахырына аларның саны ике тапкыр артачак, чөнки фермер Мари Эл Республикасы терлекчеләре белән кәҗәләр сатып алу турында килешкән. Киләчәктә кәҗәләрнең саны 1 меңгә җитәчәк.
Алдагы кышка Ф.Мадьяров печән әзерләгән. Тиздән ул яфрак азык әзерләргә керешәчәк. Быел 100 гектар мәйданны биләгән бәрәңгедән терлекләргә дә өлеш чыгачак.
Хәзерге вакытта фермер Биектау райоынының Чернышовка авылында сатып алган ферманы тәртипкә китерә, кәҗәләрне ул шунда урнаштырырга ниятли. Тик менә кәҗә сөтен эшкәртү өчен җиһаз юнәтүдә кыенлыклар килеп чыккан - Ф.Мадьяровка аны сатып алу өчен банктан кредит бирмиләр. Кредит учреждениесендә эшләүчеләр фермерның олы яшьтә (аңа 60 яшь тулган) булуын сәбәп итеп китерә. Әмма ул кәефен төшерми һәм кредитны бертуганының улы ярдәмендә алырга ниятли.
Шәрехләмә язарга