Казанда йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча “Бердәм Россия” дәрәҗәсендә сөйләшү бара
Хәзерге вакытта Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 59 проблемалы йорт бар. Бу гомумән алганда, 6 меңнән артык фатир дигән сүз. 2008 елдан бирле 42 йорт кулланышка тапшырылган
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча Эшче төркеме күчмә утырышы уза. Анда РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Александр Морозов, Эшче төркеме башлыгы Александр Хинштейн, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
ТР Министрлар Кабинетында фикер алышу вакытында Илдар Халиков бүген көн үзәгендә торган аеруча әһәмиятле мәсьәләнең каралганын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы шәһәр һәм районнарның башкарма комитетлары, Төзелеш өлкәсендә күзәтчелек итүче дәүләт инспекциясе белән берлектә эш алып барыла. Урыннарда, өлешчеләр проблемасын хәл итү максатыннан, махсус органнар оештырылган.
Хәзерге вакытта Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 59 проблемалы йорт бар. Бу гомумән алганда, 6 меңнән артык фатир дигән сүз. 2008 елдан бирле 42 йорт кулланышка тапшырылган. Премьер-министр монда йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча эш алып барган республика прокуратурасы, башка ведомстволарның роле зур булуын ассызыклап үтте. Өлешчеләр проблемасының нәкъ менә урыннарда хәл ителергә тиешлеген, бу юнәлештә эшнең дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Александр Морозов, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә Казанда “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча Эшче төркеме күчмә утырышын уздыру өчен мөмкинлек тудыруга рәхмәт белдерде. “Бердәм Россия” партиясен “хакимият партиясе” дип атауларын, ә аның өлешчеләр белән бәйле проблемаларны хәл итүгә алынуын хәбәр итте. “Бу тема - бик кискен, авыр кабул ителә һәм бик күп кешегә кагыла. Кешеләрнең реакциясе дә кискен”, - диде ул.
А.Морозов Эшче төркеменең бөтен ил буенча мониторинг алып барганлыгын, өлешчеләр проблемасын хәл итү юлларын табу максатыннан, гамәлдәге законнарны камилләштерү өстендә эшләүләрен билгеләп үтте.
Эшче төркеме башлыгы Александр Хинштейн сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” - өлешчеләр проблемасы белән системалы һәм даими шөгыльләнүче бердәнбер партия. Татарстанда бу төркемнең бүлекчәсен ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат
Галиев җитәкли. “Бүгенге көнгә республикадагы өлешләп төзелә торган объектларга хас мәсьәләләрне ачыклап бетерергә кирәк. Бу йортларның проблемалары ничек хәл ителгәнлеген карау зарур”, - диде ул.
А.Хинштейн Татарстан җитәкчелегенең йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча алып барылган эшен югары бәяләде. Аның фикеренчә, әлеге проблеманы чишү өчен, Татарстан кулланган механизмнарның тиңдәше юк. Бу очракта сүз ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды турында бара.






Шәрехләмә язарга