ТР Президенты берничә законга кул куйды
Алар арасында “Эшчәнлекләрен төбәк теле- һәм радиоканаллары тарафыннан яктыртканда ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләрнең тигезлегенә гарантияләр турында”гы закон да бар
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү хакындагы Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар хакында беркетмә төзергә вәкаләте булган вазифаи затларның исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”, “Административ хокук бозулар хакындагы Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Эшчәнлекләрен төбәк теле- һәм радиоканаллары тарафыннан яктыртканда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләрнең тигезлегенә гарантияләр турында”, “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.






Шәрехләмә язарга