ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр

Казанда FISU ның Халыкара белем бирү үзәге төзеләчәк

Казанда FISU ның Халыкара белем бирү үзәге төзеләчәк 30 Июль 2010,16:18

Үзәк Татарстан башкаласындагы Физкультура, спорт һәм туристлык академиясе территориясендә урнашыр дип көтелә

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия студентлар спорт берлеге һәм Татарстан Республикасы арасында Россиядә FISU ның Халыкара белем бирү үзәген төзергә ниятләү турындагы меморандумга кул куелды.
Документны Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Джордж Киллиан, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Меморандумга “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы кысаларында кул куелды.
Россиядә FISU ның Халыкара белем бирү үзәге Казанда студентлар спорты өлкәсендәге Халыкара, белем бирү, спорт һәм мәдәни программаларны гамәлгә ашыру өчен төзеләчәк.
Үзәк Татарстан башкаласындагы Физкультура, спорт һәм туристлык академиясе территориясендә урнашыр дип көтелә. Моннан тыш, үзәк эшчәнлеге өчен 2013 елгы Универсиада мирасы спорт объектлары да эшкә җигеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Без дәүләттән зур ярдәм алдык һәм илдә иң заманча спорт үзәге төзергә әзербез”, - диде Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов меморандумга кул кую процедурасы кысаларында.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?