Җәмгыять

Җәлилдә торак хуҗалыгы буенча түләнмәгән бурыч күләме 14 миллион сумнан артып китә

30 Июль 2010,17:04

Бу хакта Җәлилдә үткән киңәшмә барышында билгеле булды

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Киңәшмәдә торак хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалар хакында сүз барды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Боларга халыктан күрсәтелгән хезмәт өчен акча җыеп ала алмау гына түгел, кулланучылар тарафыннан әлеге өлкә ресурсларының урлануы да керә. Хәзерге вакытта 3 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләнмәгән бурыч күләме 17 миллион сумнан артып китә. Аның 14 мең сумнан артыгы Җәлил бистәсе буенча, 2 миллион сумнан артыгы Сарман, 400 мең сумнан артыгы Петров-Завод авыл җирлеге буенча. Агымдагы елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча, бурычлар күләме берничә миллион сумга арткан. Райондагы йортларның һәм фатирларның 596 хуҗасы айлар буенча гына түгел, хәтта еллар буе да торак хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүне кирәк дип тапмаганнар. Бары тик ике – Җәлилдәге “Доверие” һәм Сармандагы “Нур” торак милекчеләре ширкәтләрендә бурычлар күләмен азайтуга ирешелгән.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла